ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2025 ел
җомга

Омск журналистлары һәм блогерлары төркеме Татарстанга туристлык потенциалын өйрәнү өчен матбугат туры кысаларында килде. Программада: Бөек Болгар, Kol Gali Resort & Spa спа-комплексы, Казанның истәлекле урыннары, «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында ачылган «Пляж» яңа термаль комплексы да керде.

Татарстан студентлары Саратов өлкәсендәге «Туриада-2025» спорт-туристлык лагеренда төбәкара туристлык маршруты проектын тәкъдим иттеләр. Проект Идел буе федераль округында эчке туризмны үстерүгә юнәлдерелгән.


27
май, 2025 ел
сишәмбе

ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында туристлык элемтәләрен ныгыту өчен Доминикан республикасы илчелеге белән очрашу узды. Кунаклар Республиканың туристлык мөмкинлекләрен бәяләделәр һәм Доминиканада туроператорлар өчен танышу турларын оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.


26
май, 2025 ел
дүшәмбе

«Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында ташламалы кредитлау программасы буенча конкурс сайлап алуы нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин илнең 51 төбәгеннән гомуми бәясе 856 млрд.сум булган 197 проектка теләктәшлек белдерде.


22
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда гомуми аудиториясе миллионнан артык язылучы булган Кувейт блогерлары өчен ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты, Мәскәү шәһәренең Туризм комитеты һәм Санкт-Петербургның Туристлыкны үстерү комитеты тарафыннан республиканың туристлык мөмкинлекләрен күрсәтү максатында оештырылган блог-тур уза.


21
май, 2025 ел
чәршәмбе

Кунакханә һәм башка урнаштыру чаралары хуҗаларына 2025 елның 1 сентябренә кадәр объектны федераль реестрда теркәргә һәм классификация узарга кирәк, бу законлы эш өчен мәҗбүри шарт булып тора.


20
май, 2025 ел
сишәмбе

Иран туроператорларына, Казан һәм республиканың башка районнары буенча экскурсияләрне дә кертеп, Татарстан Республикасының туристик мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Казанның уңайлы урнашуы һәм Татарстанга баруны Мәскәүгә, Санкт-Петербургка бару белән бергә алып барырга мөмкинлек бирә торган транспорт инфраструктурасы билгеләп үтелде.


19
май, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елның 2 июленнән Mahan Air авиакомпаниясе Казан — Тәһран — Казан туры рейсларын атнага ике тапкыр эшләтеп җибәрәчәк. Килешүгә Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмендә Татарстан делегациясе һәм Mahan Air арасында сөйләшүләр барышында ирешелде.

Казан һәм Исфахан хезмәттәшлек турында килешүгә кул куеп, хезмәттәшлекне ныгыттылар. Әлеге килешү кысаларында Татарстан Республикасы туроператорлары өчен Исфахан провинциясенең туристик потенциалы тәкъдир ителде.


18
май, 2025 ел
якшәмбе

Төркемле туристлык сәфәрләре өчен визасыз режимны күздә тоткан Россия белән Иран арасындагы хөкүмәтара килешү кысаларында Татарстанның 11 туроператоры 2025 елдан 2026 елга кадәрге чорда мондый турларны оештыруга рөхсәт алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International