Татарстанда масштаблы «Ат көне» ат спорты фестивале узачак

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Арча районында Унынчы ат спорты фестивале узачак, ул гадәттәгечә иң яхшы җайдакларны җыя. Оештыручылар профессиональ спортны, этнографик элементларны һәм гастрономия белән танышуны берләштергән мавыктыргыч программа әзерләгәннәр.

2025 елның 9 августында Татарстан Республикасы Арча районының Яңа Кырлай авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Ат көне» ат спорты фестивале узачак. Бу вакыйга инде традициягә әверелде һәм ел саен бөтен Россиядән меңләгән катнашучыларны һәм тамашачыларны җыя.

Фестиваль ат спортын һәм этномәдәни туризмны яратучылар өчен бай программа тәкъдим итә. Кунакларны 40 км алып 160 км кадәрге маршрутларда ат чабышлары, 2000 метрга тиз чабышлар, шулай ук атларга атланып көрәшү кебек «Аударыш»  милли ярышлары көтә. Бәйрәмгә үзенчәлекле конкурслар — атларны җигү тизлегенә ярышлардан алып вакытлыча өчпочмак ашау кебек кызыклы сынауларга кадәр аерым колорит бирәчәк. 

Фестиваль кунаклары, спорттан тыш, авыл бәйрәме атмосферасына чума алачак: фермер продуктларын дегустацияләү ярминкәсендә, ачык утта әзерләнгән ризыклардан авыз итә алачаклар, атлар чабу буенча мастер-класслар һәм кинологлар чыгышларын күрәчәкләр. Фестиваль программасы 16:00 сәгатьтә башланачак, ә көн татар эстрадасы йолдызлары катнашында зур концерт белән тәмамланачак. 

Фестиваль атчылык традицияләрен хуплый, ә вакыйгалы туризмны үстерү «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында туристлар агымын җәлеп итүгә һәм туристлар санын елына 140 млн кешегә кадәр арттыруга ярдәм итә.

Для соц сетей

2025 елның 9 августында 16:00 сәгатьтә Арча районының Яңа Кырлай авылында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Ат көне» юбилейлы ат спорты фестивале узачак

Россиянең төрле төбәкләреннән катнашучылар чабышларда, төрле дистанцияләргә йөгерүдә һәм «Аударыш» милли ярышларында осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Кунакларны күргәзмәләр, конкурслар, фермер ярминкәсе, мастер-класслар һәм татар эстрадасы концерты көтә. Тулырак – безнең сайт яңалыкларында.

Фестиваль атчылык традицияләрен хуплый, ә вакыйгалы туризмны үстерү «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында туристлар агымын җәлеп итүгә һәм туристлар санын елына 140 млн кешегә кадәр арттыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International