2025 елның 23 августыннан, имзаланган федераль закон нигезендә, электрон визаның гамәлдә булу вакыты 120 көнгә кадәр, ә әлеге документ буенча РФ территориясендә булуның максималь вакыты 30 көнгә кадәр арта.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин федераль законга кул куйды (http://publication.pravo.gov.ru/document/0001202507230058) документ чит ил туристлары, эшлекле партнерлар һәм кунаклар өчен Россиягә керү шартларын сизелерлек киңәйтүне күздә тота.
Яңа кагыйдәләр нигезендә, электрон визаның гамәлдә булу вакыты аны рәсмиләштергән көннән алып 120 көнгә кадәр озайтылган, бу алдагысыннан 2 тапкырга күбрәк, ә Россиядә булу вакыты элеккеге 16 көн урынына 30 көнгә кадәр арттырылган.
Норматив акт 2025 елның 23 августында рәсми басылып чыкканнан соң 30 көн узгач гамәлгә керә.
Туроператорларга һәм кабул итүче оешмаларга чит ил кунаклары өчен тәкъдимнәр формалаштырганда үзгәрешләрне исәпкә алырга киңәш итәбез.
Әлеге чаралар Россия Федерациясенең чит ил кунакларын җәлеп итүчәнлеген арттыруга һәм халыкара туристлык һәм эшлекле багланышларны үстерүгә, килүче туристлар агымын арттыруга юнәлдерелгән, бу «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты бурычларының берсенә туры килә.