«Ел маршруты» Бөтенроссия туристлык премиясенә гаризалар кабул ителә

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

1 октябрьгә кадәр «Ел маршруты» Бөтенроссия премиясенә – уникаль туристлык программаларын булдыручылар өчен төп тармак конкурсына гаризалар кабул ителә. Тарихи, мәдәни, табигый яки рухи истәлекле урыннар буенча маршрутлар эшләгән туроператорлар һәм экскурсия бюролары катнаша ала. Иң мөһиме – программаны, логистиканы һәм инфраструктураны төгәл язу.

Конкурста катнашу өчен тарихи, архитектура, мәдәни, рухи, табигый һәм башка истәлекле урыннарга баруны күздә тоткан туристлык маршрутлары тәкъдим ителергә мөмкин. Конкурста катнашуга тасвирламаларында торак пунктлар төгәл күрсәтелгән, сәфәр өчен тәкъдим ителгән урыннар билгеләнгән, объектлар арасындагы ераклык һәм хәрәкәт итү вакыты күрсәтелгән, шулай ук инфраструктураның үсеше күрсәтелгән маршрутлар кертеләчәк.

Белешмә.

Премия 2014 елда туристлык маршрутларын булдыру һәм үстерү өлкәсендәге казанышлар өчен проектларның Бөтенроссия ачык конкурсы йомгаклары буенча бирелә торган тармак бүләге буларак гамәлгә куелган. 2024 елда Татарстан Республикасыннан 4 маршрут «Ел маршруты» XI Бөтенроссия туристлык премиясе лауреатлары булды.

Конкурста катнашуга Россия территориясендә туристлык маршруты турында әйтергә теләүче Россиянең юридик затлары һәм шәхси эшкуарлары чакырыла.

Конкурста катнашу өчен 1 октябрьгә кадәр премиянең рәсми Интернет-мәйданчыгында теркәлергә ( award.tourawards.ru/) һәм конкурс материалларын урнаштырырга кирәк: турмаршуртка тасвирлама (PDF форматы), турмаршрутны тәкъдир итү (PDF форматы) һәм кирәкле кушымталар (фото).

Бер проект автор тарафыннан премиянең бары тик бер рәсми номинациясендә генә тәкъдим ителергә мөмкин.

Проектны рәсмиләштерү һәм тапшыру турында тулы мәгълүмат премиянең рәсми сайтында: www.tourawards.ru.

2025 елда «Ел маршруты» Бөтенроссия туристлык премиясенең рәсми номинацияләре:

- Шәһәрдәге иң яхшы экскурсия

- Иң яхшы мәдәни-танып белү маршруты

- Иң яхшы маҗаралы маршрут

- Иң яхшы ял көне маршруты

- Иң яхшы гастрономик маршрут

- Иң яхшы велосипед маршруты

- Иң яхшы елга круизы

- Иң яхшы хәрби-тарихи маршрут

- Иң яхшы спорт маршруты

- Маршрутның иң яхшы идеясе

- Иң яхшы этнографик маршрут

- Иң яхшы балалар маршруты

- Туристлар өчен иң яхшы мобиль кушымта

- Иң яхшы төбәкара маршрут

- Иң яхшы вакыйга туры

- Иң яхшы туристлык юл күрсәткече

- Төбәкнең иң яхшы туристлык картасы

- Шәһәрнең иң яхшы туристлык картасы

- Сәнәгать туристлыгының иң яхшы маршруты

- Өлкәннәр өчен иң яхшы маршрут

- Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен иң яхшы маршрут

- Иң яхшы музей экскурсиясе

- Иң яхшы музей маршруты

- Шәһәрдәге иң яхшы онлайн маршрут

- Иң яхшы тимер юл туристлык маршруты

- Иң яхшы тимер юл круизы

- Авыл туристлыгының иң яхшы маршруты

- Сәламәтләндерү туристлыгының иң яхшы маршруты

- Яшьләр туристлыгының иң яхшы маршруты

- Мәгариф туристлыгының иң яхшы маршруты

- Экологик туристлыкның иң яхшы маршруты

- Фәнни-популяр туристлыкның иң яхшы маршруты

- Җәяүле туристлык өчен иң яхшы маршрут

- Әдәби туристлык маршруты

2025 елның махсус номинацияләре:

- Иң яхшы туристлык сукмагы

- Иң яхшы аудиогид

- Гаилә сәяхәте өчен иң яхшы туристлык маршруты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International