Мәгълүмат чатырларында туристлык волонтерлары кунакларга маршрут төзергә ярдәм итә һәм Казан белән Татарстанның төп истәлекле урыннары турында сөйли. Көн саен консультацияләрне Россиянең төрле төбәкләреннән генә түгел, башка илләрдән дә туристлар ала.
Казанның популяр турист урыннарында «Кунакчыл Казан» проекты кысаларында мәгълүмат чатырлары эшләвен дәвам итә. Волонтерлар туристларга истәлекле урыннар, транспорт һәм шәһәрдәге чаралар турында сораулар белән ярдәм итәргә әзер.
Еш кына туристлар түбәндәгеләр белән кызыксына:
Чатырларга Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Сургут, Владивосток, Пермь, Тверь, Ярославль, Омск, Сыктывкар, Чабаксар, Тольятти, Арзамас, Йошкар-Ола, Уфа, Түбән Новгород, Севастополь, Дмитров, Суздаль, Новосибирск һәм Россиянең башка шәһәрләреннән кунаклар килгән иде инде. Килүчеләр арасында шулай ук Германия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Израиль, Испания, Италия һәм Африкадан туристлар бар.
Чатырларның адреслары:
Волонтерларга көн саен 10:00 дән 20:00 гә кадәр (31 августка кадәр) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, проект Туристлык волонтерлары ассамблеясе белән берлектә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан гамәлгә ашырыла.