Татарстан һәм Чувашия башкалаларын тоташтыручы елга маршруты буенча «Валдай 45Р» теплоходлары йөрер дип планлаштырыла. Чебоксарга рейслар көн саен оештырылачак.
Казан белән Чебоксар арасында «Валдай 45Р» теплоходлары ярдәмендә елга маршрутын эшләтеп җибәрү турында узган ел билгеле булды. Хәзерге вакытта рөхсәт документларын әзерләү эшләре тәмамланып килә.
РФ транспорт министры Виталий Савельев билгеләп үткәнчә, быел эчке су транспорты ярдәмендә пассажирлар йөртүнең барлык төп туристлык юнәлешләрен дә саклап калу планлаштырыла. Аерым алганда, Түбән Новгородтан Казанга ике көннән алып биш көнгә кадәр сузылган турлар булдыру көтелә, дип хәбәр итә Россия хөкүмәте матбугат хезмәте.
«Валдай 45Р» теплоходы 75 км/сәг тизлек белән йөри һәм ул 550 километр йөрү запасына ия. Судно тулы сулы елгаларда ерак маршрутлар өчен билгеләнгән. Суднога 45 пассажир һәм ике экипаж әгъзасы сыя.
«Туризм.РФ» корпорациясенең эшче төркеме беренче тапкыр Татарстан Республикасына килде, аның белән элегрәк туризмны үстерү турындагы килешүгә кул куелган иде. «Туризм.РФ» корпорациясе Татарстан Республикасының туристлык территорияләрен карады һәм катнашу өчен якынча проектлар сайлап алды.
«Туризм.РФ» корпорациясенең генераль директоры Сергей Суханов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге очрашуда туристлык тармагын үстерү, заманча сыйфатлы инфраструктура булдыру буенча хезмәттәшлек итү турында фикер алышты. Элегрәк Татарстан туризмны үстерү өчен алты перспектив территория билгеләгән иде. Моңа «Соколка», «Зөя», «Кама Тамагы», «Лаеш» һәм башкалар керә. Алар инде туристлар арасында популяр һәм үсеш өчен зур потенциалга ия.
Россия буенча кешбэклы юлламалар сату программасы 15 апрельгә кадәр озайтылачак, дип хәбәр итте пәнҗешәмбе көнне РФ премьер-министры Михаил Мишустин.
«Юллама бәясенең бер өлешен кире кайтару программасы бик тиз популярлашты. Аннан 1,5 миллионнан артык кеше файдаланган инде. Программада катнашырга теләүчеләр элеккечә үк бик күп. Хөкүмәт аны 15 апрельгә кадәр озайтырга дигән карар кабул итте. Шуңа күрә тагын миллион ярымнан да ким булмаган турист юллама сатып ала һәм Россиянең теләсә кайсы урынында ял итә алачак», — диде ул, хөкүмәтнең Дәүләт Думасы каршында еллык хисап белән чыгыш ясаганда.
Сорауларга җавап бирү барышында, Мишустин, кешбэк программасына хөкүмәт 2 млрд. сум акча бүлеп бирәчәк, дип өстәде. Өстәмә рәвештә моннан тагын бер миллион кеше файдалана алачак.
Федераль туризм агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия буенча кешбэклы турларны түбән бяәдән сатуның әлеге этабы 9 апрельгә каршы төндә төгәлләнәчәк.
Моннан тыш, Мишустин туристлык тармагына ярдәм итү юнәлешендә 24 февральдән соң хөкүмәт кабул иткән чаралар турында да искә төшерде. Моңа отельерлар өчен өстәмә хак салымын бетерү, эшкуарлар өчен 5% ставкалы ташламалы кредитлар бирү, шулай ук капиталь булмаган урнаштыру объектларын төзүгә грантлар тәкъдим итү чаралары керә.
«Берничә йөз эшкуар мондый проектлар өчен бер миллиард сумнан артык акча алды», - дип өстәде ул.
Бүген Казан ярминкәсендә Алтай краеның туристлык программаларын һәм кунакчыллык индустриясе хезмәтен тәкъдир итү булды. Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының туристлык продуктын алга җибәрү бүлеге җитәкчесе Виктория Спиридонова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
«Алтай краена рәхим итегез» дип аталган презентация кысаларында, төбәктәге туристлык тармагының әйдәп баручы 10 оешмасы туристлык программалары һәм хезмәтләре, авторлык һәм экскурсия маршрутлары, сәламәтләндерү, дәвалау һәм катнаш турлар турында мәгълүмат тәкъдим итте. Алтайның кунакчыллык индустриясе мөмкинлекләрен туристлык операторлары һәм шифаханәләр, популяр туристлык объектлары һәм Алтай өлкәсендәге истәлекле урыннар күрсәтәчәк. Очрашу программасын «Борынгы Алтай әкиятләре» дип аталган кечкенә күләмле спектакль һәм Алтайның танылган продуктларыннан – бал һәм сыр, кедр чикләвеге һәм бал прәннекләреннән торган дегустация күргәзмәсе бизәр дип көтелә..
Россия – мөмкинлекләр иле» – «Кунакчыллык осталары» Президент платформасы бәйгесендә катнашырга чакырабыз
Әлеге бөтендөнья бәйгесе Россиядә туризм һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү юнәлешендә эшләүчеләр, һөнәри эшчәнлеген әле башлап кына җибәрүчеләр, шул исәптән, зур тәҗрибәгә ия булуган затлар өчен дә каралган.
Менеджерлар, өлкә җитәкчеләре һәм белгечләре, студентлар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары, эшкуарлар, туристлык проектлары авторлары, җәмәгать оешмалары лидерлары һәм кунакчыллык өлкәсе экспертларының барысы да, тәҗрибәләре булуга карамастан, бәйгедә катнаша ала!
Яңа сезонда бәйге 4 төп юнәлеш буенча узачак: «Кунакчыллык индустриясе менеджерлары», «Туризмда стартаплар һәм алдынгы идеяләр», «Территорияләрне үстерү» һәм «Туризмның киләчәге». Катнашучыларга, әлеге юнәлешләргә карап, эссе форматында билгеле бер темага фикерләре белән уртаклашырга, үз проектларын тәкъдим итәргә, туризм өлкәсендәге экспертлар белән аралашырга туры киләчәк.
Бәйгедә җиңүчеләрне, югарыда күрсәтелгән юнәлешләргә карап, партнерлардан белем алу яки проектка ярдәм итү өчен грантлар, тәҗрибә уртаклашу һәм эшкә урнашу буенча тәкъдимнәр, остазлык программасында катнашу мөмкинлеге көтә. Шулай ук аларның инициативаларына оештыру, методология һәм медиа ягыннан да ярдәм итәчәкләр.
Презентация материалларына сылтама: https://disk.yandex.ru/d/eUHxMMsDbi8_Yg
Исемлеккә сылтама: «Кунакчыллык илчеләре»:
https://welcomecup.rsv.ru/tpost/h602a1fcu1-mastera-gostepriimstva-formiruyut-turist
Бәйгегә гаризаны welcomecup.ru сайтында бирергә мөмкин, анда 2022 елның 24 апреленә кадәр теркәлергә була.
«Россия Федерациясендә рәсми статистик исәпкә алу һәм дәүләт статистикасы системасы турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 30 декабрендәге 500 номерлы Федераль закон нигезендә, 2022 елның 1 гыйнварыннан башлап, федераль статистик күзәтү формалары буенча документлаштырылган беренчел статистик мәгълүматлар рәсми статистик исәпкә алу субъектларына бары тик электрон имза белән имзаланган электрон документ формасында гына, юридик затлар (кече эшмәкәрлек субъектларын, шәхси эшмәкәрләрне дә кертеп) тарафыннан бирелә.
2021 елның 8 ноябреннән 19 ноябренә кадәр Татарстан Республикасында «Телепутешествия» каналының («Первый ТВЧ» телекомпаниясе) «Шесть чувств» тапшыруы төшерелде.
«Шесть чувств» тапшыруы тамашачыларга Россиянең күпмилләтле халкының күпсанлы мәдәни традицияләре турында сөйли, илебезнең төбәкләре буйлап сәяхәтләр күрсәтә һәм һәрберсенең туристлык потенциалын кешенең алты төрле хис органы аша ача: моңа тәм, тигезлек, күрү, капшап сизү, ишетү, ис сизү органнары керә.
Татарстанда кино төшерү төркеме борынгы «Әл-Мәрҗани» мәчете, Иске Татар бистәсе, Бөек Болгар, Юрьев мәгарәсе һәм Кама Тамагы районындагы Лобач тавы кебек урыннарда булды. Тапшыру җирле халык һәм төбәкнең мәдәният һәм гореф-гадәтләрен гомуми планда чагылдырганлыктан, анда «Туган авылым» милли комплексында төшерелгән өлешләр дә кертелде. Алып баручылар татар мунчасына керүгә бәйле гореф-гадәтләр, «Чәк-чәк музее», шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең репетицияләре һәм чыгышлары турында сөйләде.
Татарстан буенча төшерелгән «Шесть чувств» тапшыруының чыгарылышын «Телепутешествия» каналында 2022 елның 13, 14 һәм 16 апрель көннәрендә карый аласыз.
2022 елның 8 һәм 9 апрелендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә Идел буендагы туризм һәм спорт тармагының төп чараларыннан берсе «Туризм. Спорт. Актив ял» дип аталган 26 нчы халыкара махсус күргәзмә узачак.
Бу – Россиянең төрле почмакаларыннан җыелган туристлык ндустриясе вәкилләренең очрашу урыны. Алар ел саен Казанга үзләренең туристлык потенциалын тәкъдир итү, В2В базарында һәм халыкның киң катламнары арасында яңа юнәлешләр һәм маршрутларны популярлаштыру максатыннан килә.
Узган елдагы кебек үк, «Туризм. Спорт. Актив ял» күргәзмәсе эчке туризм флагы белән узачак, анда төбәкләр актив рәвештә үзләренең туристлык продуктларын тәкъдим итә, инфраструктура һәм яңа туристлык продуктларын үстерү юнәлешләрен күрсәтә. «Туристлык кэшбэгы» программасы Россия халкының эчке туризм белән кызыксынуын аеруча көчәйтте.
«Туризм. Спорт. Актив ял» акциясендә Россиянең 9 шәһәреннән һәм төбәгеннән 31 компания катнашачак. Алтай крае, Ленинград өлкәсе һәм Ставрополь краеның коллектив стендлары төп экспозицияләр буларак катнашыр дип көтелә.
Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин шул турыдагы боерыкны имзалады. Документ Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат буенча рәсми порталында урнаштырылган.
Документта «2022 елның 31 мартыннан Гөлнара Марат кызы Сафинаны Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары вазыйфасына билгеләп куярга», — диелә.
2021 елгы бәйге финалында катнашучылар Раушания Миңнуллина һәм Ләйлә Умарова бәйгедә катнашу шартлары, өченче сезонда бәйгедә яңа дүрт юнәлеш барлыкка килүе, бәйгене үткәрү этаплары һәм алда торган сынаулар, «Кунакчыллык осталары»нда катнашуның өстенлекләре, үзләренең уңышка ирешү тарихы турында сөйләде.