10 июньдә Зөя утрау-шәһәрчегенә туристлык өлкәсе вәкилләре арасында уздырылган анкета барышында алынган кире элемтәне анализлау мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә узды. ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Сафина, музей-тыюлык вәкилләре, Зеленодольск муниципаль районы һәм Свияжск авыл җирлеге администрациясе, утрау-шәһәрчектә туристларга хезмәт күрсәтүче эшкуарлар белән берлектә, туристлык тармагы вәкилләренең күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне карадылар.
Киңәшмә барышында хезмәт күрсәтүче персоналга кытлык, территорияне төзекләндерү, навигация, транспорт үтемлелеге кебек темалар күтәрелде.