Балалар лагерьларына кешбэклы юлламаларны 2 ай эчендә сатып алып бетергәннәр

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Ростуризм элегрәк Президент һәм Хөкүмәт йөкләмәсе буенча балалар лагерьларына узган ел белән чагыштырганда һәркем бара алырлык сәфәрләргә ярдәм итү программасын башлап җибәргән иде. Сатулар 31 март төнендә башланган һәм 15 июнь көнне 00:00 сәгатьтә тәмамланачак, шул ук вакытта балалар программа кысаларында 1 майдан 30 сентябрьгә кадәр ял итәргә китә алачак.
Быел программаны финанслауга, ягъни балалар лагерьларында ял иткән өчен кешбэк түләүгә 7,5 млрд.сум акча бүлеп бирелгән, бу, узган ел белән чагыштырганда, шактый күп.
Программа узган ел белән чагыштырганда күпкә кирәкле булып чыккан. Балалар өчен кешбэк программасы күрсәткечләре вакытыннан алда үтәлгән, ә программа үзе туризм буенча илкүләм проектның иң нәтиҗәле чараларының берсе булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International