Татарстан Республикасында битлек режимы бетерелде

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарының аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 6 июнендәге 526 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасында гражданнарның шәхси саклану чараларыннан (битлек, ресираторлар) файдаланмыйча гына түбәндәгеләргә керүе һәм анда йөрүе рөхсәт ителә:

- ваклап сату объектларында,

- мәдәният биналарында,

- биналарда һәм корылмаларда,

- пассажирларны һәм багажны (таксины да кертеп) ташыган вакытта транспорт чараларында.

Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга, йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган гражданнарга кешеләр күпләп була торган урыннарда сулыш органнарын (битлекләр, ресираторлар) шәхси саклау чараларын кулланырга киңәш ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International