1 июньнән башлап Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләре буенча кызыклы реклама кампаниясен тиз йөрешле «Сапсан» поездларында күрергә мөмкин булачак.
Башкалалар арасында йөри торган «Сапсан» тиз йөрешле поездларында республиканың истәлекле урыннары һәм символлары, әйтик, Сөембикә манарасы, «Казан» гаилә үзәге яки Татарстанның туклыклы милли ризыклары белән бизәлгән сурәтләр урнаштырылган.
Узган елдагы кебек үк, реклама макетларында пассажирларны Visit Tatarstan порталында безнең төбәк турында танып-белү гайдаларына күчерүче функциональ qr-кодлар да урнаштырылган.