Йортны кунакханәгә әйләндерү өчен 6% белән ташламалы кредит алырга мөмкин

2026 елның 27 марты, җомга

2026 елдан инвесторлар мәдәни мирас объектларын реставрацияләүгә 6% ставкасы буенча ташламалы кредит алырга мөмкин. ДОМ.РФ операторы программасы буенча кредитлауның гомуми лимиты 300 млрд сумга җитә. Бу материалда проект таләпләре, проект сроклары һәм гариза бирү процедуралары турында белергә кирәк булган бар нәрсә дә яктыртыла.

 

2026 елдан Рәсәйдә торышы канәгатьләнерлек булмаган мәдәни мирас объектларын торгызуга дәүләт ярдәме күрсәтүнең масштаблы программасы эшли башлады. Программаның операторы булып «ДОМ.РФ» ААҖ тора, ә кредитлауның гомуми лимиты 300 млрд сумга кадәр тәшкил итәчәк. Кунакханәләр төзүне планлаштыручы инвесторлар өчен аерым ташламалы шартлар каралган: 

  • Ставка - еллык 6% тан артмаска тиеш - фиксацияләнгән ставка, ләкин эш срокларын бозганда, акчаларны максатчан файдаланмаганда яисә төп ставка 21% тан югары булганда арттырылырга мөмкин.

  • Объектның мәйданы - 500 кв. м.

  • Номер фонды - бинаның гомуми мәйданының ким дигәндә 50%ын биләүче 10 номердан да ким түгел.

  • Классификация - объектны файдалануга тапшырганнан соң бер ел дәвамында кунакханә “3 йолдыз”дан түбән булмаган категория алырга тиеш.

  • Кредитны Рәсәй Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларының (тарихи һәм мәдәни ядкарьләренең) бердәм дәүләт реестрына кертелгән мәдәни мирас объекты милекчесе, арендаторы яисә башка законлы хокук иясе алырга мөмкин.

Программа дини билгеләнештәге объектларга һәм биналардагы аерым бүлмәләргә кагылмый.

Акчаларны проект документациясен эшләүгә, реставрация эшләренә, мәдәни мирас объектын заманча файдалану өчен җайлаштыруга юнәлтергә мөмкин.

Гамәлгә ашыру сроклары:
  • проект документациясен эшләү - 18 айга кадәр;

  • реставрация эшләрен башкару - 30 айдан 60 айга кадәр (мәйданына карап);

  • эшләр 2030 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча тәмамлана.

Кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен КУЭ корпорациясенең “зонтик поручительстволары” бар, алар кредит суммасының 50% ка кадәр каплый.

Гаризаны ничек бирергә:
  1. Партнер банкларның берсенә мөрәҗәгать итәргә: ДОМ.РФ банкы, ВТБ, Сбербанк, Альфа-Банк һ. б.

  2. Юридик затларга кредит бирү өчен стандарт документлар пакетын, шулай ук объектка хокук билгели торган документларны һәм аның канәгатьләнерлек булмаган торышын раслауны бирергә.

  3. Кредит килешүе төзергә һәм финанслау алырга.

Программа шартлары һәм туры килә торган объектлар исемлеге турында тулырак мәгълүмат рәсми сайтта: наследие.дом.рф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International