"Рәсәйнең иң яхшы 100 товары” программасы кысаларында Бөтенрәсәй конкурсының төбәк этабына старт бирелде. Катнашуга туристлык индустриясе предприятиеләре, сувенир продукциясе җитештерүчеләр һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар чакырыла.
“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсының оештыру комитеты 2026 елга гаризалар кабул итүгә старт бирде. 2003 елда гамәлгә куелган конкурс 20 елдан артык тарихында җирле җитештерүчеләрнең казанышларын күрсәтү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен абруйлы мәйданчыкка әверелде.
Чара алты номинация буенча уздырыла. Туризм һәм кунакчыллык өлкәсе өчен категорияләр аеруча кызыклы:
“Халык өчен хезмәтләр” (монда кунакханә хезмәтләре, экскурсия хезмәте, җәмәгать туклануы керә);
“Халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре” (Татарстанның мәдәни кодын чагылдыра торган сувенир продукция);
“Азык-төлек товарлары” (локаль брендлар, фермер продуктлары - гастрономия туризмының мөһим өлеше).
Продукциясе яки хезмәтләре иң яхшысы дип танылган предприятиеләр һәм оешмалар түбәндәге хокукларны ала:
Конкурс логотибын маркетинг максатларында, төргәктә һәм озата баручы документациядә куллану;
Үз казанышлары турында мәгълүматны республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга;
Бизнес-бергәлекләр, муниципаль районнар башлыклары, республика министрлыклары һәм Татарстанның сәүдә вәкиллекләре арасында таратыла торган җиңүчеләрнең еллык каталогына керергә.
Лауреатлар өчен төп приз - “Рәсәйнең иң яхшы 100 товары” Бөтенрәсәй конкурсының федераль этабына чыгу, бу төбәкара һәм Гомумрәсәй дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирә.
Конкурста катнашу өчен 17 апрельгә кадәр “ЦСМ Татарстан” федераль бюджет учреждениесенә түбәндәге электрон почта аша гариза җибәрергә кирәк: best@tatcsm.ru.
Катнашу шартлары һәм кирәкле документлар исемлеге турында тулырак мәгълүмат конкурсның рәсми сайтында урнаштырылган: https://test.tatarstan.ru/bestoftatarstan.htm.