"Ривьера"да "Латвияне airBaltic белән ач"ны тәкъдир итү булды

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов "Латвияне airВaltic белән ач"чарасында катнашты. Шулай ук чараның катнашучылары Россия Федерациясендә Латвия Республикасы әмиреАстра Курме ханым, «Россиядә һәм БДБда Air Baltic Corporation» вәкиллеге җитәкчесе Андрей Ларченко, Россиядә Латвия Икътисад министрлыгы каршында туризм департаменты һәм Рига шәһәрендәге шәһәр профиль ведомствосы вәкилләре, шулай ук Латвия территориясендә кабул итүче туроператорлар булды. Латвиядә туристлык мөмкинлекләрен тәкъдир итү белән бергә виза сорауларына игътибар ителде. Аннан соң Латвия делегациясенең барлык катнашучылары белән эш сессияләре үткәрелде.

Үзенең сәламләү сүзендә Сергей Иванов яңа рейс ачылуның мөһимлеген тагын бер тапкыр ассызыклады: "Уңайлытранспорт логистикасы һәрвакыт туризм үсеше шансларын арттыра. Шуңа күрә безнең регионга яңа йөртүче, өстәвенә Европадан килүен белгәч без аңа ике куллап риза булдык. Чөнки без туроператорларыбыз өчен мөмкинлекләр артуын күрәбез, безнең өчен рейс – Европа базарлары белән эшнең сыйфатын тагын да арттыру мөмкинлеге. Без хәзер Германия, Финляндия белән тыгыз элемтәдә эшлибез, Испания, Франция, Португалия белән элемтәләр ныгый, шуңа күрә мондый йөртүче безнең өчен бик кызыклы. Россия шәһәрләре арасында airBalticның кая килүе буенча конкуренция яшәп килә иде һәм миңа  авиакомпаниянең һәм әмир ханымның моңа күп көч куюы һәм Казанда яңа йөртүче барлыкка килүе шатландыра. Бу безнең өчен зур мөмкинлек".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International