Бүген Казаннан Идел һәм Кама буйлап заманча елга судноларында сәяхәт итәргә мөмкин

2024 елның 9 августы, җомга

Түбән Новгород һәм Козьмодемьянскига чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә заманча тизйөрешле «Метеор» һәм «Валдай» судноларында, Сарапулга – пәнҗешәмбе, Ульяновскига – шимбә, ә Чебоксарга көн саен барырга мөмкин.

Иң соңгысы булып Удмуртия Республикасында Сарапулга рейс ачылды. 18 июльдән әлеге юнәлештә өч рейс юлга кузгалды. Казанга бу рейсларда Удмуртиядән 322 турист килде. Татарстаннан Сарапулга исә су буйлап 107 турист китте.

Елга навигациясе тәмамланганчы тагын 4 рейс – 15, 22, 29 август һәм 5 сентябрьдә булачак. Метеорга билетларны сайтта сатып алырга мөмкин: https://tickets.vodoletnn.ru/.

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан даими нигездә Идел буе федераль округы регионнарының профильле хакимият органнары белән берлектә «Бөек Идел юлы» бренды астында регионара туристлык маршрутлары программасын үстерү буенча эш алып барыла. Аның маршрутлары туристларга мәдәни һәм табигый истәлекле урыннарны, шулай ук илебезнең төрле этник традицияләрен ачарга, күрше төбәкләргә җиңел сәяхәт итеп, аларны өйрәнергә мөмкинлек бирә. 

Елга аша сәфәрләр географиясен киңәйтү «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының ил буйлап сәяхәт иткәндә Россия гражданнары өчен уңайлы шартлар тудыру бурычын хәл итүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International