Татарстан Республикасы Һөнәри осталык буенча бөтенроссия чемпионат хәрәкәтендә катнашты

2024 елның 5 июле, җомга

28 майдан 30 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Һөнәри осталык буенча бөтенроссия чемпионат хәрәкәтенең йомгаклау этабында катнашты. Безнең республика өчен ярышларда чыгыш ясаучы егетләр үзләрен чын профессионаллар итеп күрсәтеп, яхшы әзерлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр һәм безнең төбәкне лаеклы тәкъдим иттеләр.

«Экскурсия хезмәтләрен оештыру – юниорлар» компетенциясендә 3 урынны Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Йолдыз урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Минабетдинова Әдилә Радик кызы алды.

3 урын шулай ук «Туристлык – юниорлар» компетенциясендә ярышкан Чаллы шәһәренең 45 нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Сөләйманова Элина Марат кызы һәм Лобода Александра Дмитриевнага бирелде.

Исегезгә төшерәбез, Һөнәри осталык буенча чемпионат хәрәкәте 2023 елда Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан яшь буын арасында эшче һөнәрләрнең әһәмиятен һәм абруен күтәрү максатыннан оештырылган иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International