Татарстан турбизнесы вәкилләре Мәскәүнең җәйге туристлык мөмкинлекләре белән танышты

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

Киче Kazan Palace by TASIGO кунакханәсендә Мәскәү шәһәре Туризм комитетының бизнес-миссиясе узды, аның кысаларында Татарстанга туроператор компанияләренең, күрсәтү һәм урнаштыру объектларының 30дан артык вәкиле килде.

Бизнес-миссиядә Мәскәү шәһәренең туристлык потенциалы тәкъдим ителде, презентация белән «Мәскәүнең туризм һәм кунакчыллыкны үстерү буенча проект офисы» АКО генераль директоры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Анна Нефедова чыгыш ясады, ул башкаланың җәйге туристлык яңалыкларын, шулай ук балалар һәм гаилә төркемнәре өчен тәкъдимнәр җиткерде.

Аннары B2B-сөйләшүләр узды, анда Татарстанның туристлык тармагы вәкилләре Мәскәүнең проектлары һәм экскурсия мөмкинлекләре турында белделәр, башкаланың туристлык бизнесы вәкилләре белән таныштылар һәм яңа файдалы эшлекле элемтәләр алдылар.

Чараны сәяхәт агрегаторы өчен Татарстан Республикасы маршрутларын булдыру буенча RUSSPASS стратегик сессиясе тәмамлады. Стратсессия нәтиҗәләре буенча 10нан артык маршрут эшләнде, алар безнең төбәкнең кунаклар өчен җәлеп итүчәнлеген һәм туристлар агымын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International