Татарстанда Россиядә бердәнбер кышкы аэростатлар ярышы узды

2024 елның 12 марты, сишәмбе

«Россия кышкы һава шарлары  ярышы» – уникаль һавада очу чарасы, «Long jump» форматында ераклыкка күпләп очу. Бу пилотларның физик мөмкинлекләрен сынау.

Ярышлар 11 мартта иртәнге алтыда башланды. Һавага Татарстан Республикасыннан, Башкортостан Республикасыннан, Марий Эл Республикасыннан, Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән, Свердловск, Калуга һәм Владимир өлкәләреннән 10 экипаж күтәрелде.

Кич финишны  барлык катнашучылар Самара өлкәсендә уңышлы тәмамладылар. Пилотларның төп бурычы-10 сәгать эчендә максималь араны узу иде.

Ярышның чемпионы булып Уфа шәһәреннән Руслан Килмаматов танылды, ул 251 км-дан аз гына артык араны узды. Икенче урынны Йошкар-Ола шәһәреннән Дмитрий Димаков 250.9 км нәтиҗә белән алды, ә өченче урында 248.9 км күрсәткече белән Яхрома шәһәреннән Виктория һәм Игорь Аршава.

Чара Татарстан Республикасының Зеленодольск районында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Зеленодольск  районы администрациясе ярдәме белән узды.

«Россиянең кышкы һава шарлары ярышы - бу Россия Федерациясендә мөһим һавада очу ярышлары. Татарстан Республикасы аны беренче тапкыр кабул итә, безнең өчен бу бик хөрмәтле, һәм анда Татарстан Республикасыннан ике экипажның катнашуы бик мөһим. Пилотлар авыр шартларда, каты конкуренция шартларында көрәштеләр, мин ышанам, иң көчлесе җиңде. Татарстан өчен бу һавада очу һәм шарларда очуны үстерү юнәлешендә тагын бер мөһим адым, чөнки бу безнең республиканың җәлеп итүчәнлеген арттыра», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының  Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International