Санкт-Петербургтан Казанга «Уңайлы автобус белән»

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Бүген «Шаляпин палас Отель»дә Татарстан туроператорлары өчен уңайлы Ecolines автобусларында «Санкт-Петербург – Түбән Новгород – Казан» экспресс-маршруты презентацияләнде.

«Уңайлы автобус белән» экспресс маршруты Казан белән Түбән Новгородтан атна саен сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә кузгалып китәчәк. Санкт-Петербургтан сишәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә кире кайтачак.

Ecolines аңлатуынча, компаниянең барлык автобуслары да Россия эчендәге рейсларда креслолар арасындагы араны арттырган анатомик утыргычлар, персональ мультимедиа җайланмалары, су һәм бушлай кайнар эчемлекләре булган кофе-аппарат, һәр утыргыч астында 220В розеткалар, кондиционер һәм биобәдрәф белән җиһазландырылган. Рейслар вакытында пассажирларга уңайлы булсын өчен автобуслар бортында стюардесса эшләячәк.

Әлеге продукт кирәкле шәһәргә җайлы гына барып, кунакханә белән туклану мәсьәләләрендә борчылмаска мөмкинлек бирәчәк.

«Уңайлы автобус белән Казан – Санкт-Петербург» туры 15 696 сумга төшәчәк, аның бәясенә автобус билеты, кунакханәдә яшәү, иртәнге аш хакы керә. «Казан – Санкт-Петербург» маршруты буенча бару бәясе  – бер юнәлештәге сәфәр өчен 2 600 сум. Йөртә башлау чоры 1 июньгә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International