Субсидия алу күпкә җиңелрәк булачак

2021 елның 19 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасының Цифрлы трансформация үзәге белән берлектә, «Минем субсидияләр» суперсервисына туризм тармагы өчен субсидияләр кертү өстендә эшли. Әлеге сервис ярдәмендә республика эшкуарлары дәүләттән субсидияләрне уңайлы, үтемле һәм тиз форматта рәсмиләштерә алачак. Хәзерге вакытта Дәүләт комитеты эшкуарлар белән очрашулар үткәрә, документлар җыйганда һәм тапшырганда нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килүен ачыклый. Шулай ук әлеге механизмны камилләштерү турында да фикер алышына.

«Минем субсидияләр» суперсервисы эшкуарлар өчен яңа мобиль кушымта ул. Кушымта онлайн режимда дәүләт субсидияләрен һәм компенсацияләрен рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә. Сервис функционалын киңәйтү һәм камилләштерү планлаштырыла: киләсе версияләрдә 12 министрлык һәм ведомстволардан 108 ярдәм чарасы тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International