Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты «Чыганакларга сәяхәт» XI республика конкурсына гаризалар кабул ителә башлавы турында игълан итә.

2020 елның 3 августы, дүшәмбе
Конкурс проектларын тәкъдим итү вакыты – 2020 елның 3 августыннан 9 октябренә кадәр.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

1) «Татарстан Республикасында кая барырга теләр идем» темасына иң яхшы рәсем.

2) Иң яхшы мәдәни-танып-белү маршруты.

3) Туризм төрләре буенча иң яхшы экскурсия маршруты, түбәндәге бүлекләр буенча:

авылча туристлык маршруты;

этнотуристлык маршруты;

актив туристлык һәм ял маршруты;

гастрономик туристлык маршруты. 

4) Туристлык өлкәсендә иң яхшы проект.

Конкурс проекты түбәндәге темаларның берсе буенча тапшырыла:

Татарстан Республикасы муниципаль районына туристларны җәлеп итү;

Татарстан Республикасының туристлык потенциалын алга этәрү;

Татарстан Республикасының туризм өлкәсен цифрлаштыру.

5) Иң яхшы видео-экскурсия.

 

Конкурс дүрт яшь төркемендә үткәрелә:

1) Башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында белем алучыларның конкурс проектлары (1-4 сыйныф укучылары, 7-10 яшьлекләр).

          2) Төп гомуми белем бирү оешмаларында белем алучыларның конкурс проектлары (5-8 сыйныф укучылары, 10-14 яшьлекләр).

          3) Урта (тулы) гомуми белем бирү оешмаларында белем алучыларның (9-11 сыйныф укучылары) һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучыларның (15-18 яшьлекләр) конкурс проектлары.

         4) Югары белем бирү оешмалары студентларының һәм эшләүче яшьләрнең конкурс проектлары (19-25 яшьлекләр).

Конкурс турында иң тулы мәгълүмат биредә урнаштырылган:  https://tourism.tatarstan.ru/konkurs-puteshestvuy-k-istokam.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International