Дәүләт комитетында Мәскәүнең профильле структуралары белән телекүпер узды

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

27 апрельдә Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты, Казан туризмны үстерү комитеты һәм Татарстан Республикасы туризмны үстерү үзәге Мәскәү шәһәренең туризм комитеты һәм «Мәскәүнең туризм һәм кунакчыллыкны үстерү буенча проект офисы»АКБО белән телекүпер үткәрделәр. Телекүпер барышында катнашучылар Мәскәүдә һәм Татарстан Республикасында туризмны үстерү күрсәткечләре, тармакның хәзерге торышы, заманча шартларда турсекторга ярдәм итүнең федераль һәм региональ чаралары турында фикер алыштылар. Хәрәкәткә чикләүләр керткәннән соң эчке туризмны стимуллаштыру, кулланучыларның үзгәргән ихтыяҗларын исәпкә алып, яңа туристик продуктлар булдыру, шулай ук төбәкләрнең туристлык потенциалын эчке туристлык базарларына этәрү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International