Эш урыннарында коронавирус йогышын профилактикалау буенча эш бирүчеләргә киңәшләр турында

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе эш бирүчеләргә хезмәткәрләр коллективларында инфекцияне профилактикалау өчен киңәшләр бирә:

• эшчеләр агымын һәм коллективларны тарату – хезмәткәрләрне төрле катларда, аерым кабинетларда урнаштыру, эшне берничә сменалы итеп оештыру;

• оешмага (предприятиегә) кергәндә хезмәткәрләр өчен – әлеге максатлар өчен билгеләнгән тән антисептиклары белән кулларны эшкәртү мөмкинлеге (шул исәптән урнаштырылган дозаторлар ярдәмендә дә) яки, әлеге гигиена чараларының үтәлүен тикшерүдә тотып, йогышсызландыра торган салфеткалар белән процедуралар уздыру мөмкинлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International