Казанда «Киләчәк ориентирлары» форумының икенче эш көне форумның генераль партнерыннан эшлекле иртәнге аш белән ачылды. Рәсми булмаган чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКО генераль директоры урынбасары Ольга Захарова, Федераль туризм агентлыгы җитәкчесе киңәшчесе Евгения Чухнова, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Amadeus глобаль IT-холдинг вәкиле Арно Валион, Россия Саклык банкы ГАҖ вәкиле Антон Каменев һәм Profi.Travel компаниясе генераль директоры Алексей Венгин һәм башкалар катнашты.