10-12 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәскәүдә «Экспоцентр» мәдәни-күңел ачу үзәгендә уза торган «Ял» 25 нче халыкара туристлык күргәзмәсендә тәкъдим ителде.
Visit Tatarstan бердәм стендында үзләренең туристик продуктларын, көзге-кышкы туристик сезонындагы яңалыкларны (алар арасында «Тревел Эндвок», «Үткәннәргә сәяхәт», «Казан шәһәренең Туристик мәгълүмат үзәге», «Премьера» һ.б.) республиканың кунакханәләре, туроператорлары һәм төп музей-тыюлыклары тәкъдим итә.
Татарстан Республикасына барудан 1000 һәм 1 ләззәт 40 кв. м мәйданлы шәхси стендта тәкъдим ителде. Барлык кунакларны чәк-чәк белән сыйлыйлар һәм тематик фотозонда фотога төшерәләр.