Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының кадрлар резервына кертүгә бәйге игълан ителде

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Дәүләт программаларын үстерү һәм тормышка ашыру бүлегенә һәм туристик продуктны алга этәрү бүлегенә «Белгечләр» категориясендәге вазифаларның әйдәп баручы төркеме буенча Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының кадрлар резервына кертүгә бәйге игълан ителде.

Бәйгедә катнашу өчен документлар 2019 елның 3 июленнән 23 июленә кадәр Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының эш вакытында кабул ителә. Булачак бәйге турында мәгълүмат Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган (http://tourism.tatarstan.ru/rus/obyavlenie-o-konkurse.htm). Бәйгене үткәрү тәртибе турында өстәмә мәгълүмат алу өчен киләсе телефоннар аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: (843) 222-90-29, 222-90-27

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International