ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Tvil.ru – Россиянең торак арендалау хезмәте, туристлар арасында Гашыйклар көнендә сәяхәт итәр өчен популяр булган шәһәрләр исемлеген туплады. Рейтинг 2018 елның 13-15 февраль көннәренә кунакханәләргә һәм аппартаментларга язылу мәгълүматы буенча төзелде. Гашыйклар көнендә сәяхәт ясау өчен туристлар арасында популяр булган Россиянең топ-10 шәһәре исемлегенә Санкт-Петербург, Сочи, Ялта, Казан, Екатеринбург, Мәскәү, Ярославль, Түбән Новгород, Калининград һәм Бөек Новгород шәһәрләре кертелде.

Tvil.ru мәгълүматлары буенча, ике турист кеше өчен Гашыйклар көне бәйрәмендә Казанда яшәү һәм ашау бәясе тәүлегенә 3500 ярымнан кимрәк бәягә төшә икән


9
февраль, 2018 ел
җомга

2018 елның 8 февралендә Татарстан Республикасының туризм һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Дәүләт комитетында Татарстан Республикасы Дәүләт граждан хезмәткәрләренең эш тәртибен үтәү буенча Комиссия утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының Дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан гамәлгә ашырылучы  коррупцион мәсьәләләрне бәяләү сораулары күтәрелде.

Комиссия утырышы Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт сораулары буенча Идарә хезмәте вәкиле, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты каршында эшләп килүче Иҗтимагый совет әгъзалары һәм белем бирү учреждениелары вәкиләте катнашында уздырылды.

Комиссия утырышының көн тәртибе Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының сайтында, “Коррупциягә каршы көрәш” бүлекчәсендә урнаштырылган.

2018 елның 6 февралендә Мәскәү шәһәренең “Экспоцентр” АҖ бинасында “Гострономик тәэсир/Taste Experience – 2017” халыкара бәйгесенең нәтиҗәләр ясау тантанасы уздырылды.

Бәйгенең нәтиҗәләр чыгару мәйданчыгы “Продэкспо – 2018” Халыкара күргәзмәсе булды. Бу күргәзмә инде 25 ел дәвамында үткәрелә, Россия һәм Көнчыгыш Европа эчендә оештырылучы азык-төлек индустриясе арасында зур вакыйгаларның берсе булып тора.

Бүләкләү тантанасы “Россиянең кунакчыллыгы” дип аталган эшлекле түгәрәк өстәл программасына кертелгән. Түгәрәк өстәлне туризм буенча Федераль агентлык, Россия Федерациясенең Сәүдә-сәнәгать палатасы, туризм һәм сервис буенча Россия Дәүләт университеты оештырдылар.

“Кайда иң тәмле әйбер алып була?” номинациясендә Чәк-чәк музее җиңүгә иреште.


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 8 феврале көнне Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы кысаларында 2017 елның Туризм буенча Татарстан Республикасының Дәүләт комитеты тарафынан оештырылган 2015-2020 елларда коррупциягә каршы тору программасын тормышка ашыру нәтиҗәләре каралды. Исәп-хисап программасын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат ярты елга бер мәртәбә Дәүләт комитеты рәисе каршында коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышларында телгә алынды һәм видеоязма рәвешендә Дәүләт комитеты рәсми сайтында, “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегендә урнашкан.

8 февраль көнне Дәүләт комитетында Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә (№89, 2016 елның 10 февраленнән) Кунакханәләр хезмәтенең бәяләрен җайга салуга багышланган эшлекле киңәшмә узды. Татарстан Республикасының Прокуратурасы һәм Роспотребнадзор вәкилләре катнашында футбол буенча FIFA 2018 дөнья чемпионаты вакытында куелучы бәяләрне күзәтү һәм контрольдә тоту хокукый аспектлары турында фикер алыштылар. Аерым игътибар кыйммәтләнгән (түбән сезон белән чагыштырганда) фатирларга һәм аппартаментларга төште. Киңәшмәдә катнашучылар, фатирларын арендага бирүче физик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеген тиешле рәвештә күзәтү һәм контрольдә тоту өчен, хокук саклау органнары, салым һәм полиция хезмәткәрләрен җәлеп итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Кичә Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасының Кунакханәләр берләшмәсе “ОТЕЛЬ ЭКСПО” мәгълүмати-күргәзмә проекты белән берлектә ГТРК “Корстон-Казан” бинасында “Урнаштыру чараларында иминлек: барысы да аңлашыла кебек, ләкин хәл итәсе мәсьәләләр бик күп” дип исемләнгән конференция тәмамланды. Казан, Мәскәү, Ульяновск һәм Россиянең башка шәһәрләреннән кунакханә, хостел, санаторий, ресторан хуҗалары һәм идарәчеләре, санитар табиблар, профильле белгечләр, кунакханәләргә кабул итү, урнаштыру һәм куркынычсызлык хезмәте җитәкчеләре, шулай ук, тукландыру (F&B)  өчен җаваплы хезмәткәрләр 2018 елда, футбол Дөнья Чемпионаты вакытында, Казан кунакханәләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү турында барлыкка килгән мөһим һәм бәхәсле сорауларга ачыклык кертер өчен җыелдылар.


6
февраль, 2018 ел
сишәмбе

10 февраль Борис Пастернакның туган көне уңаеннан Чистай Дәүләт тарих-архитектура һәм әдәбият музей-тыюлыгында гадәттәгечә “Иҗатның төп максаты – үзеңнең мөмкинлекләреңне ачу” дип аталган Реуспублика музей конкурсы игълан ителә.

9 ел рәттән Б.Пастернак исемендәге мемориаль музейга бөтен республикадан шигърият авазын ишетеп язучының иҗатын сөючеләр җыела. Аларның максатлары - бөек шәхесне искә алу һәм иҗат әсәрләрен иң яхшы итеп башкаруда көч сынашу.

Быел бәйгедә Әлмәт, Аксубай, Алексеевск, Казан, Лаеш, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай шәһәрләре һәм район үзәкләренең 35 мәктәбеннән 435 катнашучы һәм аларның укытучылары катнашачак.

"Зөя утрау-шәһәрчеге" дип исемләнгән Дәүләт тарихи - архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы "Ялкау Торжок» ассоциациясе белән берлектә 17-18 февраль көннәрендә "Май чабу" ("Масленица") бәйрәменә чакыралар! (керү ирекле)


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

6-7 февраль көннәрендә Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасының Кунакханәләр берләшмәсе “ОТЕЛЬ ЭКСПО” мәгълүмати-күргәзмә проекты белән берлектә ГТРК “Корстон-Казан” бинасында “Урнаштыру чараларында иминлек: барысы да аңлашыла кебек, ләкин хәл итәсе мәсьәләләр бик күп” дип исемләнгән конференция оештырылачак. Бу чара Татарстан республикасының туризм буенча дәүләт комитеты ярдәмендә, PIR Expo һәм Татарстан республикасының туризмны Үстерү Үзәге белән берлектә уздырылачак.

Конференция 2018 елда планнаштырылган футбол буенча Дөнья Чемпионаты вакытында кунакханәләр тармагының эш системасын оештыруга багышланган. Профильле экспертлар, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты вәкилләре, «Россия-2018» оештыру комитеты, Татарстанның иминлек Советы, ТР эчке эшләр Министрлыгы, Прокуратура, МЧС, Роспотребнадзор хезмәткәрләре бу җәйдә кунаклар килүенә ничек итеп әзерләнү, террористик янаулардан үз-үзеңне яклау ысуллары, кунакханә яшәүчеләрен дөрес тәртиптә эвакуацияләү, ХАССП белән СанПИНның аермалары һәм кайсысы әһәмиятлерәк булуы турында сөйлиячәкләр.

4-7 нче февраль көннәренә Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Иранда эш визиты белән килде. Казанда урнашкан Иран Ислам республикасының генераль консуллыгы һәм Мешхеде шәһәренең Хорасан Резави провинциясе мәдәни мирасы, һөнәрчелеге һәм туризмы оешмасы ярдәмендә җирле туроператорлар өчен Татарстан Республиканың туристик мөмкинлекләрен күрсәтү өчен презентация оештырылды. Шулай ук, җирле халык өчен яңа программа эшләтеп җибәрү мөмкинлеге турында сөйләшүләр алып барыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International