Татарстан Екатеринбургта уздырылучы "Җәй-2018" дип исемләнгән туристик күргәзмәдә катнаша

2018 елның 6 апреле, җомга

Бүген "Екатеринбург-ЭКСПО" халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә "Җәй-2018" дип исемләнгән туристик күргәзмә ачылды. Татарстан Республикасы 18 кв.м. гомуми стенд белән күрсәтелгән. Катнашучылар арасында: Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, Алабуга дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, "Зөя утрау-шәһәрчеге" музей-тыюлыгы, Казан Кремле, Казан шәһәренең туристик мәгълүмати үзәге, "Татарстан шифаханәләре" берләшмәсе, "Тревел энд вок", "Персона Грата", "Казан" туроператорлары компанияләре һәм башкалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International