30 апрель көнне Болгар музей-тыюлык территориясендә "Чәк-Чәй" гастрономик фестивале уздырыла. "Чәк-Чәй" исемле иң баллы фестиваль Болгар музей-тыюлыгында туристик сезонның рәсми ачылышына һәм төбәкнең ике кулинар гадәтен- баллы чәк-чәк һәм үләнле болгар чәен берләштерүгә багышланган гастрономик бәйрәм итеп күзаллана.