Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты каршында эшләүче Иҗтимагый советның утырышы уздырылды. Чарада комитет рәисе Сергей Иванов катнашты. Көн тәртибендә Иҗтимагый советка яңа рәис һәм сәркатиб сайлау сораулары, Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр икътисадый һәм иҗтимагый үсеше стратегиясе, гражданлык җәмгыятен үстерүгә багышланган Россия Федерациясе Президенты грантларын алу бәйгеләре турында сөйләшенде. Шулай ук, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган 2015-2020 елларда коррупциягә каршы программасы чараларын 2018 елның I кварталда үтәлүен искә алып уздылар.
26 март көнне "Казан" халыкара аэропортының партнеры - Georgian Airways грузин авиакомпаниясе Тбилиси-Казан-Тбилиси маршруты буенча даими рәвештә пассажирлар йөртүне тормышка ашыра башлады.
Беренче рейс бәйрәм рәвешендә каршы алынды. Маршрутның ачылышы тантаналы тасманы кисүдән башланып китте, шуннан соң рейска теркәлү турында игълан ясалды. Очучы пассажирларга һәм аларны озатучыларга грузин милли ризыклары һәм эчемлекләре милли оркестр аккомпанементы астында тәкъдим ителде, ә Грузиядән беренче очып килүчеләрне грузин биюләре һәм истәлекле бүләкләр белән каршы алдылар.
Бүген Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында җәй көне Болгар шәһәрендә ачылырга планнаштырылган “Кол Гали” дип исемләнгән яңа кунакханә комплексын тәкъдим итү чарасы узды. Презентацияне ҖЧ “Ол сизонс отель менеджмент” оешмасының генераль директоры Фади Свейден үткәрде. Ул яңа кунакханә комплексы үзе белән нәрсә өметләндерүен, кунаклар өчен нинди номерлар һәм хезмәтләр тәкъдим ителүен, эчке төзелешен сөйләп китте. Шулай ук, Фади Свейден катнашучылар әйтеп узган фикерләр һәм тәкъдимнәрне тыңлап узды. Алар арасында Татарстан Республикасының зур туроператорлары, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасының кунакханәләр берләшмәсе вәкилләре бар иде.
Бүген Санкт-Петербург шәһәренең “Мәгълүмати-туристик бюро”сында туроператорлар һәм турфирмалар катнашында Татарстан Республикасының туристик потенциалын тәкъдим итү чарасы узды. Аның төп максаты – төбәкара элемтәләрне үстерү һәм эчке туризмны популярлаштыру иде. Татарстан турында чыгышны туристик продуктны үстерү бүлеге мөдире Айгөл Балахонцева ясады. Ул Татарстанның төп туристик объектлары, вакыйгалы чаралар, милли ризыклар, елга круизлары мөмкинлекләре турында сөйләп китте. Шулай ук, 7 көн эчендә Санкт-Петербург һәм Казан шәһәрләренең төп тарихи урыннарын күрү программасы белән тулыландырылган “Мәчетләр һәм сарайлар” маршрутын телгә алды.
Сергей Иванов Мәскәү шәһәрендә METRO EXPO күргәзмәсенең Крокус Экспода уздырылучы “Россиянең гастрономик картасы” презентациясендә катнаша. Татарстан Республикасының милли ризыклар белән тулыландырылган стендның кунаклары арасында Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов та бар иде. Ул, үз чиратында, төбәкнең милли ризыклары белән бик яхшы таныш булуын билгеләп үтте.
“Крутушка” сәламәтләнү үзәгендә I Бөтенроссия сәламәтләнү һәм ял итү үзәкләрендә эшли торган аниматорлар һәм мәдәни программаларны оештыручылар арасында уздырылучы “ЗдравКультПривет – 2018” фестивале ачылды. Бу тантанада Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Абдрашитов, Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, вакыйгалы туризм хезмәткәрләренең Милли Берләшмәсен Күзәтү советы рәисе Геннадий Шаталов, “Татарстан шифаханәләре” Республика берләшмәсенең башкарма директоры Евгений Терентьев һәм башкалар катнашты.
Сергей Иванов Мәскәү шәһәрендә METRO EXPO күргәзмәсенең Крокус Экспода уздырылучы “Россиянең гастрономик картасы” презентациясендә катнаша. Татарстан Республикасының милли ризыклар белән тулыландырылган стендның кунаклары арасында Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов та бар иде. Ул, үз чиратында, төбәкнең милли ризыклары белән бик яхшы таныш булуын билгеләп үтте.
Сергей Иванов Татарстанның туристик мөмкинлекләрен RUSSIA EXPO DAYS 2018 (Мәскәү шәһәре) онлайн-күргәзмәсендә тәкъдим итте. Ул туристлар өчен мавыктыргыч һәм әһәмиятле булган истәлекле урыннар турында сөйләп китте, алар арасында Казан Кремле, Бөек Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге һәм башкалар бар иде. Шулак ук, якынлашып килүче чаралар да телгә алынды.
21 – 24 март көннәрендә Милли Ял итү Ассоциациясе һәм Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты ярдәмендә “Татарстан шифаханәләре” Республика берләшмәсенең “Крутушка” сәламәтләнү үзәгендә I Бөтенроссия сәламәтләнү һәм ял итү үзәкләрендә эшли торган аниматорлар һәм мәдәни программаларны оештыручылар арасында “ЗдравКультПривет – 2018” фестивале уздырыла.
Фестивальдә катнашучылар арасында Татарстан, Удмуртия, Башкортстан, Владимир һәм Ульяновск өлкәсе, Кырым һәм башка төбәкләрдән шифаханә вәкилләре бар.
17 март көнне Дәүләт комитетында Сергей Иванов һәм Австриянең туроператорлары, массакүләм матбугат чаралары вәкилләре арасында очрашу узды. Бу чара Австриядән килгән 10 туроператор һәм массакүләм матбугат чарасы өчен Австриядә урнашкан “Visit Russia” милли маркетинг офисы, “Аэрофлот” авиакомпаниясе белән берлектә Дәүләт комитеты тарафыннан мәгълүмати-реклама туры кысаларында оештырылды.