ТР Милли музеенда "Музейда төн" чарасы

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

"Музейда төн" - традицион рәвештә ел саен Халыкара музейлар көненә багышлап уздырылучы чара, быел Россиядә 12нче тапкыр булачак. Акция темасы: "Саклагычлардан шедеврлар". Чара ТР Милли музеенда 19-20 май төнендә 12.00 дән иртәнге 4кә кадәр узачак. Флешмоблар, концертлар, мастер-класслар, квестлар, спорт бәйгеләре һәм башка бик күп вакыйгалар музей залларында, ишегалдында һәм 1нче май мәйданында планнаштырыла. "Музейда төн" чарасының төп темалары: Россиядә ирекле теләк белдерүчеләр (волонтерлар) елы һәм 2018 елның футбол буенча дөнья Чемпионаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International