26 нан 30 майга кадәр Татарстан Республикасының туристлык буенча Дәүләт комитеты Иран Ислам Республикасында чыгып презентацияләр үткәрә. Тәһран һәм Шираз шәһәрләрендә инде ике чара үткәрелде. Аларда җирле туристлык тармагының якынча 400 вәкиле катнашты.
Татарстан Республикасының туристлык буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов республиканың туристлык потенциалын тәкъдим итте. Татар халкының милли төсен һәм кунакчыллыгын ачык чагылдыручы Татарстан Республикасыннан килгән “Сорнай” сәнгать ансамленең чыгышы презентацияләргә аерым бер ямь биреп тора. 28 майда презентация Мешхед шәһәрендә, ә киләсе көннәрдә шулай ук Тебриз һәм Исфахан шәһәрләренда булып узачак.
Шуны билгеләп үтик: 2018 елда Дәүләт комитеты тарафыннан Иран басма масскаүләм мәгълүмат чаралырында һәм телевидениясендә масштаблы реклама кампаниясен җибәрү һәм шулай ук Татарстан Республикасына танышу турына килгән ике төркем туроперторларны кабул итү планлаштырылган.