Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән республиканың туристистлык тармагының барлык вәкилләрен һәм туристлык тармагы белән бәйле булган барлык кешене – туроператорларны, туристлык компанияләрен, кунакханә җитәкчеләрен, экскурсиячеләрне, транспорт компанияләрен, җәмәгать туклану оешмаларын – уңайлы һәм имин ялны профессиональ дәрәҗәдә тәэмин итә торган барлык кешене Бөтендөнья туристлык көне белән котлыйм!
Зур потенциалга ия булган Татарстан Республикасы ышанычлы адымнар белән Мәскәү һәм Санкт-Петербург зур үзәкләре белән беррәттән туристлар иң күп йөри торган урыннарның санына керә.
Татарстан республикасы карамагында туристлыкның күп кенә төрләренә – экскурсия, круиз, экология, дәвалау, хаҗ, эшлекле туристлыкларына – үсеш мөмкинлеге бирә торган уникаль тарихи-мәдәни һәм табигый ресурслар бар. Туристлар күбрәк республиканың үзенчәлекле мәдәнияткә, этник составка, табигый шартларга, тарихка һәм архитектурага ия булган кызыклы почмакларын күрергә киләләр.
Туристлык – ул халыкның тормыш сыйфатын билгеләүче дөнья икътисадының иң көчле һәм җитди тармакларының берсе. Шуңа күрә туристлыкны яратыйк һәм тармак хакына, кешеләр хакына, республика хакына эшлик!
Барлык туристларга сәяхәтләргә дәрт беркайчан да сүнмәсен дип, ә барлык тармакның профессионалларына, әлбәттә, һөнәри уңышлар һәм үсеш телим!