Сергей Иванов Фуцзянь һәм Чжэцзян провинцияләрендә (Кытай Халык Республикасы) Татарстан Республикасын тәкъдим итте

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

12 һәм 14 ноябрьдә туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе туристлык өлкәсендә эшлекле багланышлар һәм хезмәттәшлек төзү өчен Фуцзянь һәм Чжэцзян провинцияләрендә булды.

Фуцзянь провинциясенең Фучжоу шәһәрендә Мәдәният һәм туристлык идарәсе башлыгы Линь Юй әфәнде һәм Чит ил эшләре канцеляриясенең халыкара мөнәсәбәтләр департаменты башлыгы Чэнь Гоцюань әфәнде белән очрашу узды. Провинциянең туроператорлары өчен презентация һәм туристларны Рәсәйгә җибәрүче компанияләр белән очрашулар уздырылды.

Делегацияне Казанның тугандаш шәһәрендә, Чжэцзян провинциясенең Ханчжоу шәһәрендә Мәдәният һәм туристлык идарәсе җитәкчесе урынбасары Сюй Пэнь әфәнде каршы алды. Очрашуга чит ил юнәлешләре буенча туристларны җибәрүче туроператорлар чакырылган иде.

Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча 2019 елда үзара туристик агымнарны үстерү һәм туроператорлар һәм журналистлар өчен реклама-мәгълүмати турлар алмашу буенча килешүләр төзү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International