ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Республиканың туристик потенциалы Федерация Советында Татарстан Республикасы көннәре кысаларында «Visit Tatarstan» туристик брендының махсус стенды ярдәмендә күрсәтелгән. Ике көн дәвамында республика турында матур роликлар күрсәтелә, һәм теләсә кем, виртуаль чынбарлык күзлекләрен киеп, Татарстан Республикасының төп туристик үзәкләренә сәяхәт итә ала. Шулай ук стендта «Татарстан: 1001 ләззәт» бренд маршруты тәкъдим ителде.

«Татарстан: 1001 ләззәт» бренд маршруты  Visit Tatarstan туристик бренды идеологиясенә туры килә. Бу – республика туристларга тәкъдим итә алган барлык заманча һәм иң яхшы әйберәләрнең сыйфатлы кушылмасы. Маршрутның максаты – «Абау» эффекты ярдәмендә Татарстанның иң танылган истәлекле урыннарын яңа яктан күрсәтү.  «Абау» эффекты ул  – «wow» эффектына охшатып – кунакларда күтәренке кәеф һәм көтелмәгәнлек эффектын тудыручы вак-төякләр һәм детальлар.

             Маршрутны төзүдә Татарстанның эчке туристлык өлкәсенең әйдәп баручы компанияләре һәм экспертлары катнашты. Авторлар шулай ук Татарстанга килүче туристларның теләкләрен һәм аңлатмаларын анализлау нәтиҗәләрен дә исәпкә алдылар.

 

Бүген Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 8:00дә Хайкоу аэропортыннан «ИрАэро» авиакомпаниясенең Boeing 777 самолеты Кытайның Хайнань утравыннан «Жемчужная река» туроператоры гаебе сәбәпле очып китә алмаган 369 Татарстан туристы белән очты. Казанга килү вакыты 17:00. 

Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча очышны тоткарлау вакытында Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов мәсьәләне контрольдә тотты һәм туристларга бөтен кирәкле ярдәм күрсәтелде.


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

«Жемчужная река» туроператоры («Тревел дизайнерс» ҖЧҖ) эшчәнлеге белән бәйле туристлык базарында барлыкка килгән хәл сәбәпле һәм туристларның хокукларын яклау максатын күздә тотып Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты туристларга килешү төзегән турагентка мөрәҗәгать итү хокукы турында яки кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кануннар тарафыннан билгеләнгән тәртип нигезендә акча кайтару турында таләп белән югарыда аталган туроператорга мөрәҗәгать итү хокукы турында хәбәр итә.

Тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча белергә мөмкин:http://tourism.tatarstan.ru/rus/v-pomoshch-turistam-i-uchastnikam-turistskogo.htm?pub_id=1672757

 

«Жемчужная река» туроператоры («Тревел дизайнерс» ҖЧҖ) эшчәнлеге белән бәйле туристлык базарында барлыкка килгән хәл сәбәпле һәм туристларның хокукларын яклау максатын күздә тотып Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты киләсе киңәшләрен бирә:

1. Әлеге туроператор тарафыннан формалаштырылган туристлык пакетлары буенча сәфәргә чыгу алдыннан аның финанс иминлегендә инанырга кирәк. «Тревел дизайнерс» ҖЧҖ туроператоры буенча актуаль мәгълүматларны Туристлык буенча федераль агентлыкның (Ростуризм) рәсми сайтында «Туроператорлар реестры» бүлегендә белергә мөмкин.

2. Шуны күз уңында тотырга кирәк: туристлык продуктның тулы бәясен түләү очрагында туристлык продуктын сату турындагы килешү буенча турист әлеге туристлык продуктка керә торган барлык хезмәтләрне алу хокукына ия. Гариза статусын ачыклау һәм алга таба үз эшләренә карата консультацияләр алу өчен туристка килешү төзелгән турагентка яки туристлык продуктын гамәлгә ашыру турында төзелгән килешүдә күрсәтелгән туроператорга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

3. Туроператор ышанычлылыгында аз гына да шик булса, турист яки туристлык продуктның башка заказ бирүчесе килешүне теләсә кайсы вакытта өзәргә һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә канун тарафыннан билгеләнгән тәртип нигезендә акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.


8
декабрь, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты очу программаларын үткәрмәү һәм Хайнань (Хайкоу) утравы – Казан рейсын тоткарлау белән бәйле барлыкка килгән хәл сәбәпле «Жемчужная река» туроператоры («Тревел Дизайнерс» ҖЧҖ) вәкилләре белән элемтәгә керде.

Туроператор мәгълүматлары буенча – алар мөмкин булганның барысын да эшли: бер тәүлек дәвамында авиакомпания белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга вәгъдә иттеләр. Туристларга бөтен кирәкле ярдәм күрсәтелә. Туристлар кунакханәдә урнаштырылган, хәзер туроператор аларга кайнар ризык бирү турында килешә.

Вазият Ростуризм күзәтүендә.


7
декабрь, 2018 ел
җомга

6 декабрьдә Федерация Советында «Рәсәй Федерациясендә чит ил гражданнары өчен электрон виза куллануның зарур мәсьәләләре һәм бу өлкәдә законнарны камилләштерү» темасына «түгәрәк өстәл» узды. 

Чара Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты, Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты, Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты, Федерация Советының Оборона һәм куркынычсызлык буенча комитеты тарафыннан оештырылды. Утырышта Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Валерий Рязанский, Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисенең беренче урынбасары Людмила Бокова, Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Джабаров, Федерация Советының Оборона һәм куркынычсызлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Ракитин, Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Игорь Фомин, Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты әгъзасы Сергей Цеков катнашты. Шулай ук төбәк башкарма хакимият органнары вәкилләре, федераль һәм төбәк министрлыклар һәм идарә тармагы җитәкчеләре, фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Сергей Иванов «Виза режимын гадиләштерү – Рәсәй Федерациясендә туристлык тармагын үстерүнең төп факторы" дигән доклад белән чыгыш ясады.

"Тулаем алганда, дөнья турагымының өзлексез үсеше инде 8 ел рәттән дәвам итә, - дип билгеләп үтте Сергей Иванов, - Ernst & Young компаниясенең уртак тикшеренүе нигезендә, Рәсәй чит ил туристлары өчен иң кызыклы туристик юнәлешләр арасында бишенче урында урнашкан, әмма Рәсәйнең туристик җәлеп итү урыны буларак потенциалы тулысынча файдаланылмый.

Шул ук вакытта күрше дәүләтләр чит ил туристларын актив җәлеп итү юлына басты. Мәсәлән, Грузиядә 104 ил гражданнары өчен, шул исәптән ЕС һәм АКШ өчен, визаны гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде. Нәтиҗәдә, 2016 елда Грузиягә чит ил кешеләре 19% ка күбрәк килгән». Сергей Иванов дәвам итте: «Хәзер Рәсәй гражданнары 113 илгә ирекле рәвештә керә ала: Рәсәй гражданнары өчен бу илләргә визасыз керергә яки визаны аэропортта алырга мөмкин. Шулай ук Рәсәй гражданнарына электрон виза бирүче 11 ил бар. Шул ук вакытта 36 ил гражданнары гына Рәсәйгә визасыз керә ала. Алар арасында: Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, шулай ук Гайана, Гватемала, Гондурас, Доминика, Куба, Маврикий һәм башка бай булмаган илләр.

2018 елның 6 июлендә Казанда БГӘ һәм Рәсәй гражданнары өчен визаларны үзара юк итү турында килешүгә кул куелды, әмма әлеге килешү законлы көченә элеккечә үк кермәде. Иран һәм Кытай белән визасыз төркем сәяхәтләре турында хөкүмәтара килешүләр имзаланды, әмма Иран белән килешү хәзерге вакытта гамәлдә түгел».

 «Түгәрәк өстәл» катнашучылары Рәсәйгә килүче чит ил гражданнарына электрон виза бирү тәҗрибәсе, аны Рәсәй Федерациясе дәүләт чиге аша үткәрү пунктларына күп санда тарату перспективалары, шулай ук гражданнарының электрон виза алырга мөмкинлеге булган дәүләтләрнең исемлеген киңәйтү турында фикер алыштылар. Шулай ук бу өлкәдә законнарны камилләштерү мәсьәлә


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе үз эшен 1 декабрьдә башлый. Бу яңа ел бәйрәмнәрендә резиденциянең әкияти сукмакларында яңа персонажны - чын җанланган аждаханы очратып була, аның сынауларын узарга һәм игелек һәрчак явызлыкны җиңә дип тагын бер кат исбатларга мөмкин. Шулай ук сезне Нажия апаның яңа бүләкләрләр һәм бәйрәмнәр йорты көтә, анда тылсымчы һәм оста хатын сезне үз кулларыгыз белән  яңа ел могҗизаларын эшләргә өйрәтәчәк.

Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе Ия елгасы ярында, Казаннан 60 километр ераклыкта Яңа Кырлай авылында урнашкан. Әкияткә сәяхәт урманның тикшерү пункты белән башлана, анда килүчеләрне Шайтан каршы ала, Кыш Бабай йорты янына кунакларга Шүрәле картасы буенча барып җитәргә туры киләчәк. Аларны юлда бик күп маҗаралар – әкиятләр, табышмаклар, могҗизалар һәм шулай ук әкият геройлары - көтә.
Кыш Бабай һәм Кар Кызы һәм аларның озатып йөрүчеләре кунакларга һәрвакыт шат. Ул аларны йокы бүлмәсендә каршы алачак, андагы әкияти сихерчеләргә күңел түрендәге теләкне әйтеп була.

Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе территориясендә өлкәннәр һәм балалар өчен төрле күңел ачу чаралары бар: таулар, шугалак һәм атларда йөрү.

Резиденция 27 гыйнварга кадәр эшли.

Исегезгә төшерәбез, 2017-18 елның Яңа ел каникуллары вакытында Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясенә 6500 кеше килгән иде. Резиденция директоры Юлия Таланова билгеләп үткәнчә, Яңа елга кадәр балаларның 70% ы һәм өлкәннәрнең нибары 30% ы гына килә, ә 1 гыйнвардан соң саннар киресенчә үзгәрә. Өстәвенә, өлкәннәр тулы төркемләп йөри. Чөнки популярлыгы буенча татар «Кыш Бабае» һәм аның урман озатып йөрүчеләре Рәсәйнең 13 хезмәттәше арасында Бөек Устюгта яшәүче «Кыш Бабайдан» соң икенче урынны алып тора.

Бүген «Казанская Ривьера»  кунакханә-күңел ачу комплексында «Үткәннәргә сәяхәт» IX республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.  Беренче тапкыр «Үткәннәргә сәяхәт» бәйгесе 2010 елда игълан ителгән иде. "Үткәннәргә сәяхәт» - ул мәдәни мираска һәм өстенлекле туристлык үзәкләрен үстерүгә бәйле үз инновацион туристик проектларын гамәлгә ашырычу һәм Татарстан Республикасының эчке һәм читтән килүчеләр туристлыгын үстерергә әзер булган балалар һәм яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән Татарстанның беренче бәйгесе.     

Бүләкләү тантанасына бөтен Татарстаннан яшь катнашучылар килгән иде, алар җиңүчеләрнең исемнәрен белүдән тыш бәйрәм тамашасын да күрделәр. Һәркем өчен җиңү көтелгән булса да зур сюрприз булды, ул партнерларның бүләкләре белән дә ныгытылды.

                                                                                                      

Быел бәйгедә Татарстанның 27 районыннан 135 гариза килгән.
 


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2019-2020 елларга Рәсәй Федерациясе Хөкүмәте һәм Кытай Халык Республикасы Хөкүмәте арасында 2000 елның 29 февраленнән алып визасыз төркем туристик сәяхәтләр турында килешүне гамәлгә ашыру буенча эш алып бару хокукына ия булган туристик оешмалар исемлеген формалаштыру өчен сезне бу елның 10 декабренә кадәр әлеге килешүне озайту яки аны гамәлгә ашыру буенча хокукларыгызны алу теләкләрегез турында Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетына хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Килешүне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча элемтә өчен җаваплы хезмәткәр: Шишлянникова Елена Сергеевна, туристик эшчәнлеген дәүләти җайга салу бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе, телефон (843)222-90-30, e-mail: Elena.Shishlyannikov@tatar.ru

Хокуларны озайту яки аларны алу өчен кирәкле документлар исемлеге «Рәсәй Федерациясе Хөкүмәте һәм Кытай Халык Республикасы Хөкүмәте арасында визасыз төркем туристик сәяхәтләр турында килешүне гамәлгә ашыру буенча эш алып бару хокукына ия булган туристик оешмаларны билгеләү тәртибе турында» 28.11.2007 елдан 128 номерлы Туристлык буенча федераль агентлык боерыгы белән рәсмиләштерелгән.

 

2018 елның 14-23 ноябрендә Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты узды. Быел чемпионат 83 «Ворлдскиллс»  һәм 53 «Ворлдскиллс Юниорлар» компетенцияләре буенча узды, аларда 2000 дән артык конкурсант һәм белгеч катнашты.

Ярышлар шул исәптән Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан беркетелгән алты компетенция буенча узды: Кунакханәне администрацияләү, Кунакханәне администрацияләү – юниорлар, экскурсия хезмәтен оештыру, экскурсия хезмәтен оештыру – юниорлар, туристлык, туристлык – юниорлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International