2019 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасының Югары Ослан районы администрациясендә республика муниципаль берәмлекләренең туристлык өлкәсендәге инвестицион проектларын «Рәсәй Федерациясендә эчке һәм читтән керү туристлыгын үстерү (2019-2025 еллар)» федераль максатчан программасына кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының дәүләт программаларын үстерү һәм тормышка ашыру бүлеге башлыгы Теймур Курмаев, Татарстан Республикасының Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Виктор Тимиряев катнашты. Очрашу кысаларында «Рәсәй Федерациясендә эчке һәм читтән керү туристлыгын үстерү (2019-2025 еллар)» федераль максатчан программасында районның катнашу шартлары һәм төп критерийлары яңгырады.
Татарстан Республикасында мондый программада катнашуның уңай тәҗрибәсе бар инде, 2017 елда «Рәсәй Федерациясендә эчке һәм читтән керү туристлыгын үстерү (2011-2018 еллар)» федераль максатчан программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «Свияжск» туристик-рекреация кластерына Татарстан Республикасының Яшел Үзән муниципаль районында Свияжск утрау-шәһәрчеге янында урнашкан парковканы төзү өчен федераль бюджеттан акча бүлеп бирелде.