18 ноябрьдә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева «RED India» онлайн-күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасының туристик мөмкинлекләрен тәкъдим итте. Ул Татарстан Республикасының туристик мөмкинлекләре турында регионның транспорт белән файдалану мөмкинлеге һәм туристлык мөмкинлекләре турында сөйләде. Туристлык продуктларын тәкъдир итү белән беррәттән, шулай ук, республика компанияләре: «Персона Грата», «Бюро Путешествий Казань» һәм «Казан 360» чыгыш ясады.
Татарстан Республикасыннан тыш, Мурманск өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Краснодар крае үзләренең туристик потенциалын тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, 17-23 ноябрь көннәрендә чит ил партнерлары – Россиядән туристлык продуктын профессиональ сатып алучылар өчен «RED India» онлайн-күргәзмәсе уза. Чараны оештыручы булып Profi.Travel туристлык медиахолдингы тора.
Игътибар үзәгендә – һинд сәяхәтчеләре өчен Россия турпродукты, шулай ук илгә керүнең актуаль кагыйдәләре.
Утырышта «Тревел эндвок» ҖЧҖ директоры урынбасары Оксана Николаевна Артеменко, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы Отельләре Ассоциациясенең башкаручы директоры Александра Андреевна Юшутина, «Россия Федерациясе Караванерлар Лигасы» төбәкара иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге җитәкчесе Андрей Анатольевич Горностаев, Татарстан Республикасы туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты, «Персона Грата» ҖЧҖ генераль директоры Рамил Зөфәр улы Мифтахов, Авыл туризмы төбәк ассоциациясе рәисе Руфия Рәфкать кызы Мөхәммәдиева, «Татарстан шифаханәләре» шифаханә-курорт учреждениеләре ассоциациясе президенты Евгений Терентьев, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре Рестораторлары һәм Отельерлары ассоциациясенең башкаручы директоры Галина Михайловна Шәрәфетдинова катнашты.
16 ноябрьдә Дәүләт комитетында «Чыганакларга сәяхәт» конкурсы комиссиясе утырышы узды. Сергей Иванов рәислегендә узган утырышта, Татарстанның туристлык тармагы, Татарстан Республикасы хакимият органнары вәкилләре 105 артык гаризаны карады.
«Игелекле Татарстан» республика премиясе быел беренче тапкыр уздырыла. Элегрәк бу исем белән иреклелек (волонтерлык) өлкәсендә «Игелекле Татарстан» республика конкурсы үткәрелде, ул ел саен 2010 елдан бирле уздырыла иде. Исегезгә төшерәбез, 2016 елга кадәр конкурс «Ел иреклесе» исемен йөртте, аннары 2019 елга кадәр «Татарстан иреклесе» дип аталды.
Премия конкурс форматында Татарстан Республикасы территориясендә ихтыярый эшчәнлекне гамәлгә ашыруда танылган нәтиҗәләр өчен ирекле кешеләрне (волонтерларны) ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү максатыннан үткәрелә. Катнашуга 8 яшьтән өлкәнрәк Россия гражданнары чакырыла, максималь яше – чикләнми.
Сергей Иванов экспертлар советы утырышын үткәрде. Фикер алышу темасы Татарстан Республикасында туристларга хезмәт күрсәтү өчен яңа цифрлы чишелешләр эшләүдән гыйбарәт иде.
Утырышта Казан шәһәренең туризм комитетыннан Дарья Санникова, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы отельерлары ассоциациясеннән Гөлнара Сафина, Татарстан Республикасы турагентлыклары ассоциациясеннән Рамил Мифтахов, Татарстан Республикасы туризмны үстерү үзәгеннән Дилбәр Садыйкова, Best Glamp глэмпингыннан Рөстәм Әюпов, Казан шәһәренең туристик-мәгълүмат үзәгеннән Наталья Абрамович, Skyland туроператорыннан Виталий Кольгин, Казан 360 туроператорыннан Резедә Насретдинова, Татарстан Республикасы отельерлары һәм рестораторлары ассоциациясеннән Галина Шәрәфетдинова, «Дали» рестораныннан Римма Гарипова, Түбәтәй рестораныннан Солтан Сафин, «Точка кипения — Казань» күмәк эш пространствосының программа директоры Анатолий Кияшко катнашты.
Яңа перспектив проектларның идеяләре Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановка тәкъдим ителәчәк.
2021 елның 5 декабреннән 7 декабренә кадәр Казанда «Киләчәк ориентирлары» туристлык форумы узачак.
Чара нетворкинг өчен заманча мәйданчык, халыкара туристлыкның көн тәртибендәге иң мөһим мәсьәләләр буенча тәҗрибә уртаклашу һәм фикер алышу мәйданчыгыннан гыйбарәт булачак. Форум Татарстанда даими нигездә уза, һәр ике ел саен туриндустриянең төрле тармакларының эре Россия һәм халыкара экспертларын җыя.
Спикерлар пулы туризм өлкәсендә халыкара, Россия экспертлары һәм практиклары: Туризм буенча федераль агентлык, Стратегик инициативалар агентлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, профильле ассоциацияләр, турбизнес җитәкчелеге, мультимедиа һәм цифрлы үсеш буенча белгечләр.
«Киләчәк ориентирлары»ның алтынчы форумы туризмда заманча трендларга һәм цифрлы трансформациягә юнәлтелгән.
Бүген, 11 ноябрьдә, «Russian Travel Hub» онлайн-күргәзмәсендә Бөек Болгар музей-тыюлыгын тәкъдир итү чарасы булды, анда шулай ук «Зарядье» паркы, Санкт-Петербургтагы Россия тимер юллары музее, Мурманск өлкәсендә төньяк балкышы, Байкалның уникаль бозы һәм Камчаткадагы Гейзерлар үзәне проектлары да күрсәтелде.
Исегезгә төшерәбез, 10 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Ростуризм Россиядән туристлык продуктын профессиональ сатып алучылар өчен Россиянең төп регионнары катнашында беренче тапкыр Russian Travel Hub онлайн-күргәзмәсен үткәрә. Чараның мәгълүмати һәм технологик партнеры булып Profi.Travel туристлык медиахолдингы тора. Игътибар үзәгендә – чит илләрдән сәяхәтчеләр өчен Россия турпродукты, шулай ук илгә керүнең актуаль кагыйдәләре.
Чарада Европа, Азия һәм Якын Көнчыгыш илләреннән меңгә якын профессиональ сатып алучылар катнаша.
11 ноябрьдә Туристлык волонтерлары ассамблеясе генераль директоры урынбасары Аделина Ишмакова беренче курс студентларына «Татарстан Республикасы туристик волонтерлары ассамблеясе» оешмасы эшен һәм «Кунакчыл Казан» проектын тәкъдир итте. Ул ел саен 1 июньнән 31 августка кадәр уза.
Шулай ук студентларга «i.Pro» сменасы тәкъдим ителде. Ул 29 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр «Волга» яшьләр үзәгендә узачак.
Игътибар итегез, яшьләр үзәгендә шактый катгый чикләүләр кертелгән, шуңа күрә:
18 яшькә кадәрге балаларга балалар табибыннан ковид белән элемтә булмаганлыгы турында белешмә алырга кирәк. Эпидемилогик тирәлек турындагы белешмә килер алдыннан өч көн алдан алынырга тиеш.
18 яшьтән өлкәнрәк затларның үзләре белән тулы вакцинация үтү яки соңгы 6 айда корона авыруын кичерү турында раслый торган QR-код булырга тиеш.
10 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Ростуризм Россиядән туристлык продуктын профессиональ сатып алучылар өчен Россиянең төп регионнары катнашында беренче тапкыр Russian Travel Hub онлайн-күргәзмәсен үткәрә.
Чарада Европа, Азия һәм Якын Көнчыгыш илләреннән меңгә якын профессиональ сатып алучылар катнашыр дип көтелә. Инде хәзер үк 29 илдән 300дән артык байер теркәлгән. Лидерлар арасында – Һиндстан, БГӘ, Испания, Франция.
Сезне күргәзмәдә, шулай ук 12 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәрге нетворкинг көннәрендә катнашырга һәм төрле илләрдән килгән байерлар арасында яңа партнерлар табарга чакырабыз.
Әлеге проектта катнашу бушлай. Теркәлү https://hub.russia.travel/ru/auth/login сылтамасы буенча башкарыла. Күргәзмә эше дәвамында сез потенциаль партнерлар белән виртуаль визиткалар алмаша аласыз. Визитка сезнең профильне тутырганнан соң автомат рәвештә формалаша һәм белгечтә саклана.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен – Артём Әхмәров, e-mail: Artem.Akhmerov@tatar.ru, тел.: 222 9036.
13 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә «Пятница» телеканалында Татарстан Республикасына багышланган «Орел һәм Решка. Россия» программасының премьерасы була. Безнең республика турында телевидение алып баручылары Регина Тодоренко һәм Тимур Родригез сөйләячәк, алар республикада быелның октябрендә булып киттеләр. Программа ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә төшерелде.
Тапшыру эфирга чыкканчы, алып баручыларның кайсысы – 100 долларга, ә кайсысы лимитсыз банк картасы белән «люкс» режимында яшәгәнлеге сер булып саклана.
Исегезгә төшерәбез, бу – Татарстан Республикасы турында өченче программа. Соңгы тапкыр республика программаны 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан кабул иткән иде. Жанна Бадоева һәм Comedy Club резиденты Андрей Скороход үз тәэсирләре белән уртаклашты. Жанна Бадоева, кесәсендә 100 доллар булып, Казан Кремлендә, барлык диннәр храмында булды, шул ук исемдәге музейда чәк-чәк әзерләде. Андрей Скороход «Казань Арена» стадионында эксклюзив кунакханәдә яшәде, аквапаркта серфингка өйрәнде һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә уникаль арбалеттан атып карады