«Russian Travel Hub» онлайн-күргәзмәсендә Бөек Болгар музей-тыюлыгы тәкъдир ителде

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 11 ноябрьдә, «Russian Travel Hub» онлайн-күргәзмәсендә Бөек Болгар музей-тыюлыгын тәкъдир итү чарасы булды, анда шулай ук «Зарядье» паркы, Санкт-Петербургтагы Россия тимер юллары музее, Мурманск өлкәсендә төньяк балкышы, Байкалның уникаль бозы һәм Камчаткадагы Гейзерлар үзәне проектлары да күрсәтелде.

Исегезгә төшерәбез, 10 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Ростуризм Россиядән туристлык продуктын профессиональ сатып алучылар өчен Россиянең төп регионнары катнашында беренче тапкыр Russian Travel Hub онлайн-күргәзмәсен үткәрә. Чараның мәгълүмати һәм технологик партнеры булып Profi.Travel туристлык медиахолдингы тора. Игътибар үзәгендә – чит илләрдән сәяхәтчеләр өчен Россия турпродукты, шулай ук илгә керүнең актуаль кагыйдәләре.

Чарада Европа, Азия һәм Якын Көнчыгыш илләреннән меңгә якын профессиональ сатып алучылар катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International