Казанда Регина Тодоренко һәм Тимур Родригез белән «Орел и Решка»!

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

13 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә «Пятница» телеканалында Татарстан Республикасына багышланган «Орел һәм Решка. Россия» программасының премьерасы була.  Безнең республика турында телевидение алып баручылары Регина Тодоренко һәм Тимур Родригез сөйләячәк, алар республикада быелның октябрендә булып киттеләр. Программа ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә төшерелде.

 Тапшыру эфирга чыкканчы, алып баручыларның кайсысы – 100 долларга, ә кайсысы лимитсыз банк картасы белән «люкс» режимында яшәгәнлеге сер булып саклана.

Исегезгә төшерәбез, бу – Татарстан Республикасы турында өченче программа. Соңгы тапкыр республика программаны 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан кабул иткән иде. Жанна Бадоева һәм Comedy Club резиденты Андрей Скороход үз тәэсирләре белән уртаклашты. Жанна Бадоева, кесәсендә 100 доллар булып, Казан Кремлендә, барлык диннәр храмында булды, шул ук исемдәге музейда чәк-чәк әзерләде. Андрей Скороход «Казань Арена» стадионында эксклюзив кунакханәдә яшәде, аквапаркта серфингка өйрәнде һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә уникаль арбалеттан атып карады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International