«Игелекле Татарстан» республика премиясе быел беренче тапкыр уздырыла. Элегрәк бу исем белән иреклелек (волонтерлык) өлкәсендә «Игелекле Татарстан» республика конкурсы үткәрелде, ул ел саен 2010 елдан бирле уздырыла иде. Исегезгә төшерәбез, 2016 елга кадәр конкурс «Ел иреклесе» исемен йөртте, аннары 2019 елга кадәр «Татарстан иреклесе» дип аталды.
Премия конкурс форматында Татарстан Республикасы территориясендә ихтыярый эшчәнлекне гамәлгә ашыруда танылган нәтиҗәләр өчен ирекле кешеләрне (волонтерларны) ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү максатыннан үткәрелә. Катнашуга 8 яшьтән өлкәнрәк Россия гражданнары чакырыла, максималь яше – чикләнми.