Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе С.Е. Ивановның 2020 елның 3 нче июнендәге комиссия утырышында кабул ителгән 1 номерлы беркетмәсендәге комиссия карарлары буенча карар игълан итү.
2. Дәүләт гражданлык хезмәткәренең үз хатынының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы мәгълүматны объектив сәбәпләр аркасында тапшыру мөмкинлеге булмау турындагы гаризасын карау турында.
Утырышта Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлегенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов, Татарстан Республикасының Туристлык агентлыклары берләшмәсе президенты, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Рамил Мифтахов, шулай ук Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты А.В. Прокофьев җитәкчелегендә эшче төркем утырышы узды. Анда Россия Федерациясе дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны һәм башка проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Утырышта Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты рәисе Сангаджи Андреевич Тарбаев та катнашты. Киңәшмәдә, шулай ук, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы вәкилләре дә катнашты.
Очрашу барышында Сергей Иванов «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларында катнашу буенча алып барыла торган эшләр, Идел буе федераль округында «Бөек Идел юлы» туристлык макро-территориясен булдыру проекты («Идел сәяхәте» округ инициативасы) һәм су юлы буенча пассажирлар йөртү тармагын үстерү, шулай ук Татарстан Республикасында шәһәр яны елга судноларын төзү проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
2022 елның 29 апрелендә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан Казанга чартер рейслары йөри башлар алдыннан, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, «FUN&SUN» туристлык операторы белән берлектә, 2022 елның 18-22 апрелендә Санкт-Петербург шәһәреннән 15 туристлык агенты өчен мәгълүмати тур үткәрде.
Туристлар Татарстанның истәлекле урыннары һәм төп инфраструктура объектлары белән танышты. Бу вакыт эчендә Санкт-Петербург кунаклары «Казан Кремле» музей-тыюлыгында, «Туган Авылым» милли комплексында, Бөек Болгарда булдылар, Болгар территориясендәге биш йолдызлы «Kol Gali Resort & Spa» кунакханә комплексын һәм аның термаль комплексын карадылар, Зөя утрау-шәһәрендә булдылар, анда алар Археологик агач музее белән танышты, җирле кафе һәм рестораннарга кереп, милли ризыклардан авыз итте.
Туристлык тармагы вәкилләре безнең республиканың номерлар фондын һәм инфраструктурасын югары бәяләде.
Бөек Новгородта «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) X Илкүләм чемпионаты — 2022 финалында катнашу хокукын билгеләү өчен сайлап алу ярышлары узды. 14 апрельдән 20 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы җыелма командасының 6 катнашучысы башка төбәкләрдән килгән катнашучылар белән «Кунакханә белән идарә итү» һәм «Туризм» компетенцияләрендә өлкән катнашучылар (16-22 яшьлекләр) һәм яшүсмерләр (16 яшь һәм кечерәк) арасында көч сынашты.
«Туризм - юниорлар» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) X Илкүләм чемпионаты — 2022 финалына тиңләштерелгән йомгаклау ярышлары узды. Әлеге этапта беренче урыннарны алачак катнашучылар финалга чыгучылар кебек үк медальләр белән бүләкләнәчәк.
«Кунакханә белән идарә итү» (төп категория) компетенциясендә Татарстаннан Айгөл Гаязова катнашты. «Туризм - юниорлар» компетенциясендә республиканы Ренат Яруллин һәм Самира Хөснуллина тәкъдим итте. Бәйге барган көннәрдә алар клиентның гаризасы нигезендә тур сайлау кебек берничә бирем үтәде. Сайлап алу һәм йомгаклау ярышы нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.
Республика җыелма командасы әгъзаларын әзерләү Ворлдскиллсның махсус компетенцияләр үзәге базасында алып барыла. «Кунакханә белән идарә итү» һәм «Туризм» компетенцияләре буенча махсус компетенцияләр үзәге булып В.Г. Тимирясев исемендәге Казан инновация университеты тора.
«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) X Илкүләм чемпионаты финалында катнашу хокукына сайлап алу ярышлары Россиянең 27 төбәгендә уза. Татарстан җыелма командасының 294 катнашучысы «Ворлдскиллс» һәм «Ворлдскиллс Юниоры»ның 220 компетенциясе буенча көч сынаша.
X Илкүләм чемпионат финалы 8-12 сентябрьдә Саранскта узачак.
Бүген Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илкүләм маршрутны билгеләү максатыннан, республиканың туристлык операторлары белән очрашу үткәрде.
Киңәшмә барышында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Илкүләм туристлык маршрутларын билгеләү кагыйдәләрен раслау турында» 2021 елның 26 ноябрендәге 2086 номерлы карары каралды. Гомуми нигезләмә, илкүләм туристлык маршрутларының эчтәлегенә һәм формалашуына карата таләпләрне билгеләү тәртибе нигезендә, республиканың туристлык операторларыннан быелның 27 апреленә кадәр тәкъдимнәр кабул итү һәм раслау турында карар кабул ителде.
Туристлык опреаторларының тәкъдимнәреннән чыгып, илкүләм туристлык маршрутларын билгеләү буенча югарыда күрсәтелгән карар нигезендә критерийларга туры килү-килмәү турындагы гариза Федераль туристлык агентлыгына җибәреләчәк.
Шулай ук туристлык операторлары белән очрашуда республикадан бердәм илкүләм маршрутка керергә мөмкин булган берничә проект тәкъдим ителде.
19 апрельдә «Зөя утрау-шәһәре» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының җәйге туристлык сезонына әзерлеге мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә узды. ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов музей-тыюлык, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Зеленодольск муниципаль районы администрациясе вәкилләре белән берлектә, туристлык сезоны башлану уңаеннан, объектның кунакларны кабул итүгә әзерлеген тикшерде.
«Киләчәктә төзәтелергә тиешле кимчелекләр бар, әмма тулаем алганда, туристлык үзәге Зөя халкына һәм кунакларына сыйфатлы һәм уңайлы ял оештыруны тәэмин итү өстендә эшли», - диде Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
2022 елның 3 маеннан «ЮВТ АЭРО» авиация компаниясе Казаннан Петрозаводскига һәм Петрозаводскидан Казанга туры рейсларны яңарта.
Самолетлар атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм җомга көннәрендә очачак.
Сишәмбе көнне Казаннан 13:50 сәгатьтә кузгалып китә, 16:20 сәгатьтә Карелиядә була, Петрозаводскидан кирегә 17:10 сәгатьтә очып китә, 19:35 сәгатьтә Казан аэропортында була.
Җомга көнне Казаннан 12:00 сәгатьтә кузгалып китә, 14:20 сәгатьтә Карелиядә була, Петрозаводскидан кирегә15:20 сәгатьтә кузгала, 17:50 сәгатьтә Казан аэропортында була. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Юлга 2 сәгатьтән артык вакыт китәчәк.
Маршрут өчен Канаданың Бомбардье CRJ-200 авиалайнерлары җәлеп ителгән, аңа иң күбе 50 пассажир сыя. Казаннан Петрозаводскига туры рейслар 2022 елның сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Авиация компаниясе сайтында авиация билетлары сатып алган очракта, Казан-Петрозаводск-Казан рейсының минималь бәясе 5 мең 90 сум булачак.
Рейслар турында белешмә һәм өстәмә мәгълүматны авиация компаниясе сайтыннан алырга мөмкин: http://uvtaero.ru
Җәйге туристлык сезоны башланыр алдыннан FUN&SUN (элекке TUI Россия) туристлык операторы беренче тапкыр Санкт-Петербург – Казан - Санкт-Петербург ике яклы чартер программасын башлап җибәрә. Программа Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Федераль туризм агентлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Казаннан Санкт-Петербургка «Ямал» авиакомпаниясенең FUN&SUN чартер рейсында барырга мөмкин. Очыш вакыты: 29 апрель, 3 май һәм 6 май.
Санкт-Петербургка экскурсия турлары 4/5 көн һәм 3/4 төнгә исәпләнгән. Экскурсия турының бәясе 17 739 сумнан башлана.
Татарстаннан килгән кунакларга төньяк башкалада экскурсия программалары тәкъдим ителә, ул түбәндәгеләрне үз эченә ала: күзәтү характерындагы экскурсияләр, Эрмитажда булу, елга һәм каналларга теплоход экскурсиясе, Түбән паркны да кертеп «Иске Петербург юлы буйлап» программасы һ.б.
Санкт-Петербургта яшәүчеләр, чартер программасы буенча сәяхәт итеп, Татарстан Республикасы белән таныша ала.
«2021 елда юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга эшкуарлык эшчәнлеген торгызуга бирелгән кредитлар буенча алынмаган керемнәрне каплауга Россия кредит оешмаларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 7 апрелендәге 611 номерлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән аеруча зыян күргән тармакларда эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына караган (55. Вакытлыча яшәү урыннары бирү эшчәнлеге; 79. Туристлык агентлыклары һәм туризм өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүче башка оешмалар эшчәнлеге), ФОТ 3.0 программасы буенча ташламалы кредит алган бурычка алучы зат 2022 елның 30 сентябренә кадәр кредит шартнамәсе шартларын үзгәртү таләбе белән кредиторга мөрәҗәгать итәргә хокуклы, бу очракта бурычка алучы затның үз йөкләмәләрен вакытында үтәмәве, алты айга кадәр кичектереп үтәү мөмкинлеге күздә тотыла.
Бу хакта бүген Татмедиа мәгълүмати агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева сөйләде. Матбугат конференциясендә шулай ук Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Vanlifefest - АвтоСАБАНТУЙ» фестивален оештыру комитеты рәисе Сергей Гришин, «Vanlifefest-АвтоСАБАНТУЙ» фестиваленең башкарма директоры Андрей Горностаев та катнашты.
2022 елның 2-5 июнь көннәрендә Болгар шәһәрендә VANLIFEFEST-САБАНТУЙ 2022 Бөтенроссия Автотуризм фестивале узачак. Бу зур чара булып тора һәм аның төп максаты – Россия төбәкләрен үстерүнең мөһим формасы буларак, автотуризмны популярлаштыру, Россия төбәкләренең туристлык потенциалын ачу, автотуристлык маршрутлары челтәрен үстерү һәм автотуризм темасы кызыксындырган кешеләр белән турыдан-туры аралашу.