22-23 июль көннәрендә Татарстан Республикасы Спас районының Болгар шәһәрендәге Болгар музей-тыюлыгында «Ага-базар» этномәдәни фестивале узачак.
Яңа этномәдәни фестиваль халык һөнәрчелеге һәм сәнгате осталарын, артистларын һәм бәяләүчеләрен бер тарихи җирлеккә берләштерә.
Ага-базар - үзенчәлекле тарихи базар булып санала, ул мең ел элек Идел буе Болгары пристаньларында барлыкка килгән. Биредә сәүдәгәрләрнең кибетләре төрле искитмәле товарлардан сыгылып торган, ачык төсле тукымалар һәм бизәнү әйберләре күзләрне камаштырган. Сәүдә бик кызу барган, читтән килгән артистлар тамаша күрсәткән, халык аны читләп узмаган... «Ага-базар» фестивален оештыручылар нәкъ менә шул мөхитне торгызырга тырыша. Һөнәрчелек рәтләрендә кунаклар һәм туристлар борынгы бизәнү әйберләре реконструкциясен күрә, варганда уйнарга өйрәнә алачак һ.б.
Фестивальнең программасы түбәндәгеләрне үз эченә ала:
урта гасырлар мөхитен тоярга мөмкинлек бирүче тематик мәйданчыклар;
интерактив программалар, мастер-класслар;
урта гасыр стиленә салынган «Ага Базар» Болгар базары;
фолк-фьюжн юнәлешендәге коллективлар чыгышы.
Урта гасыр стиленә салынган «Көнчыгыш базар» Болгар базары фестивальнең үзәк мәйданчыгы булачак, анда үзенчәлекле кул эшләреннән торган сәүдә рәтләре тәкъдим ителәчәк, шулай ук тематик мәйданчыклар, декоратив-гамәли сәнгать белән иҗади рәвештә шөгыльләргә мөмкинлек бирүче һөнәрчелек остаханәләре дә оештырылачак.