Болгар музей-тыюлыгы территориясендә 22 һәм 23 июль көннәрендә «Ага-Базар» II халыкара этномәдәни фестивале узачак. Фестиваль 22 июльдә 14:00 сәгатьтә фестивальнең үзәк сәхнәсендә ачыла.
«Ага базар» үз мәйданчыгында халык мәдәниятен популярлаштыручы иҗат коллективларын, соло башкаручыларын һәм уен коралларында уйнаучыларны берләштерәчәк. Биредә үзенчәлекле кул эшләре, Республика һәм Россия төбәкләрендәге осталарның декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Теләге булган һәркем музыка, кием, милли ризыклар юнәлешендәге этник мәдәниятне үстерү тарихы турында бәян итүче интерактив программаларда һәм белем бирү семинарларында катнаша алачак.