ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 16 октябрендә сагать14:00дә “Корстон” кунакханәсеннең “Чехов” залында “Татарстан Республикасында медицина туризмының үсеше” семинары узачак. Семинар Халыкара “Россияда һәм чит илләрдә медицина һәм дәвалану” күргәзмәсе кысасында узачак.


14
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

21-22 октябрьдә Казанда вакыйга туризмы өләсендәге «Russian Event Awards» Милли премия финалы узачак. Милли премия туристлык өлкәсенең танытылучы вакыйга һәм Туристлык буенча Федераль агентлык ярдәмендә уза. «Russian Event Awards» Милли премия финалында 45 регионнан 117 проект катнашачак. Барысы бергә конкурска 69 регионнарның 353 ноктасындан 688 проект тупланды. Финалга чыгучылар региональ конкурлар нәтиҗәсендә уздылар.

Сергей Иванов пенсионерларны аларның мәртәбәле бәйрәме белән котлады һәм Татарстан Республиканың туристик тармагы үзгәрешләре турында сөйләде. Әлеге очрашуда Казан, Болгар һәм Зөя утравы соңгы елларда ничек үзгәргәне турында фильм күрсәтелде. Котлаулар ахырында Сергей Иванов Ветераннар Йорты халкына истәлекле бүләкләр тапшырды һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә түләүсез экскурсиягә чакырды.


12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Регионара хезмәттәшлек үсеше - стратегик Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен ныгытуда ышанычлы чара. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозинның  һәм КХР Дәүләт советы вице-премьеры Ван Янның Россия һәм Кытай регионнары һәм компанияләре җитәкчеләре белән очрашуында белдерде. Очрашу Харбинда (Кытай) Икенче Россия-Кытай ЭКСПО кысаларында узды. 


6
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты Яр Чаллышәһәрендә узучы атна саен уза торган "Эшлекле төшке аш"очрашуда катнашты.

24
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
23 нче сентябрьда Татарстан Республикасының туристлык буенча Дәүләт комитетында 2015 нче елның җәйге туристлык сезоны нәтиҗәләре һәм 2016 нчы елның сезонына әзерлек буенча киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының туристлык буенча Дәүләт комитетының рәис вазифаларын башкаручы Сергей Иванов, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгының урынбасары вазифаларын башкаручы Ирада Аюпова, Казан шәһәренең Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, Татарстан Республикасының музей-тыюлыкларның җитәкчеләре һәм туриндустрия вәкилләре катнашты.
26 нчы сентябрьдан 28 нче сентябрьга кадәр Бөтендөнья туризм көнен бәйрәм итү хөрмәтенә Казанның рестораннарында һәм кунакханәләрендә бөтен шәһәр кунаклары өчен ташламалар гамәлдә булачак – 5 тән 20 % кадәр. Махсус тәкъдиме белән файдалану өчен килүчеләргә пароль атарга кирәк – “Туризм көне”.

23
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Иртәгә, 25 сентябрь көнне сәгать көндезге 2дә, Кабан күле яр буенда Казанның Идел буе районында урнашкан балалар йортында һәм коррекция мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашында аккошларга исем бирү тантанасы була, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Яшь казанлылар бу елның яз аенда яңартылган Кабан күле буенда махсус эшләнгән ояларга ия булган биш кошка исем бирәчәкләр. Июнь аенда аккошларга исем сайлау буенча бәйге игълан ителгән иде. Җәй дәвамында шәһәр халкы һәм башкала кунаклары социаль челтәрләрдә аккошларга төрле исемнәр тәкъдим иттеләр. Милли һәм дөнья мәдәниятендә мәхәббәт һәм тугрылык символы булып торган кошлар өчен Руслан һәм Людмила, Таһир һәм Зөхрә, Ромео һәм Джульетта, Йосыф һәм Зөләйха, Иван һәм Марья, Жак һәм Жанин кебек исемнәр тәкъдим ителде. Араларында Казан һәм татар халкы белән бәйле булган Сөембикә һәм Мирас исемнәре дә бар иде. Тавыш бирү сентябрь башында тәмамланды.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, ике пар аккошка Таһир һәм Зөһрә, Сөембикә һәм Мирас исемнәре сайланды. Бишенче аккошка 2015 елның җәй аенда Казанда үткән спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты хөрмәтенә Фина исеме биреләчәк.

Чараның бәйрәм программасында - концерт номерлары, аккошлар ясалган рәсемнәр бәйгесе, кош исемнәре белән корабльләр әзерләү буенча мастер-класслар. Яшь катнашучылар күккә шарлар да очырачаклар. Балалар йорты һәм коррекция мәктәбеннән килгән кунакларны аннан соң бәйрәм табыны көтә. Чараны проект партнерлары белән берлектә “Иске шәһәр” префектурасы үткәрә.

Искәртеп үтәбез: аккошлар өчен ясалган ояны ачу тантанасы яңартылган Кабан күле буенда 1 май көнне үткән иде. Ул вакытта бәйрәмгә шулай ук Идел буе районының балалар йортында тәрбияләнүчеләр чакырылды. Аккошлар шул мизгелдә үк шәһәрнең үзенчәлекле яңалыгына әйләнде. Иске Татар бистәсендә йөрүче туристлар әлеге гүзәл кошларга карап соклана.


22
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
 20 – 22 сентябрдә узган Милли "Russian Event Awards 2015" премиясенең региональ этапында ПФОда узган вакыйга туризмы өлкәсендә Татарстаннан 8 проект призлы урынлар яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International