Сергей Иванов пенсионерларны аларның мәртәбәле бәйрәме белән котлады һәм Татарстан Республиканың туристик тармагы үзгәрешләре турында сөйләде. Әлеге очрашуда Казан, Болгар һәм Зөя утравы соңгы елларда ничек үзгәргәне турында фильм күрсәтелде. Котлаулар ахырында Сергей Иванов Ветераннар Йорты халкына истәлекле бүләкләр тапшырды һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә түләүсез экскурсиягә чакырды.
Ветераннар Йортында Бөек Ватан сугышында катнашучылар, инвалидлар, сугышта һәлак булган сугышчыларның тол хатыннары, шулай ук блокадада булган ленинградтагы яшәүчеләр яши.