Рөстәм Миңнеханов: Регионара хезмәттәшлек үсеше - стратегик Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен ныгытуда ышанычлы чара

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

Регионара хезмәттәшлек үсеше - стратегик Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен ныгытуда ышанычлы чара. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозинның  һәм КХР Дәүләт советы вице-премьеры Ван Янның Россия һәм Кытай регионнары һәм компанияләре җитәкчеләре белән очрашуында белдерде. Очрашу Харбинда (Кытай) Икенче Россия-Кытай ЭКСПО кысаларында узды. 

Рөстәм Миңнеханов исәпләвенчә, Кытай белән хезмәттәшлекне үстерү өчен мәдәният, мәгариф, фән, спорт, төзелеш һәм туризм өлкәләрендә яхшыпотенциал бар. Аның фикеренчә, Казан – алдынгы фәнни-мәгариф үзәкләренең берсе. Хәзерге вакытта Казан югары уку йортларында 400гә якынКытай студенты белем ала. Казан университетында Конфуций мәгариф-мәдәният институты эшли.

Ул билгеләп үткәнчә, туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү дә мөһим. Кытай Халыкара туризм агентлыгы белән берлектә Казанга сәфәрләр өчентуристик маршрут эшләнгән. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, туристлар агымы арту Казан белән Кытай шәһәрләре арасында турыдан-турыавиарейслар ачарга этәрер иде.

Азакта Татарстан Республикасы Президенты чакыру өчен рәхмәт белдерде һәм Кытай партнёрларын киләчәктә дә Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә өндәде.   

Искәртәбез, моңарчы Харбин конгресслар-күргәзмә үзәгендә Россия экспозициясен ачу тантанасы узган иде. Дмитрий Рогозин һәм Рөстәм Миңнеханов күргәзмәне карап чыктылар. Татарстан стенды янында республиканың сәнәгать потенциалы тәкъдир ителде, аерым алганда, Казан вертолёт заводының казанышлары һәм перспектив проектлары күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International