22 Сентябрь сагать 18:00да дүрткатлы “Александр Суворов” теплоходында турагентлар өчен махсус чара үткәреләчәк.
Чараның төп максаты – 2016 елга круиз сатышын активлаштыру һәм бу ял төрен популярлаштыру.
1 -10 октябрьдә пенсионерлар Казан Кремле музейларына бушлай керә алачак. Акция, традиция буенча, Өлкәннәр декадасына багышлана.
Аерым алганда, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы составына Татарстанның табигый тарих музее, Татарстан дәүләтчелеге музее, Ислам мәдәнияте музее, "Эрмитаж-Казан” күргәзмәләр үзәге, “Манеж” күргәзмә залы, Артиллерия ишегалды музее һәм Благовещение соборы тарихы музее керә.
Кремль музейларына бару шулай ук 30 нчы ноябрьдә балалар белән килгән әниләр өчен дә бушлай булачак, дип мэрия сайтында хәбәр ителә музей-тыюлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән.
18-19 сентябрь көннәрендә Казанда “100 франк” дигән дөнья буенча креатив роликлар фестивале була. Әлеге чара уңаеннан, казанлылар дөнья буенча иң яхшылардан санала торган 100 реклама ролигын күрә алачаклар.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, фестивальнең максаты – рекламаның сәнгать әсәре була алуын раслау. Реклама аша кирәкле сүз җиткерелергә, ул кызыклы, мавыктырыгыч, үзенә җәлеп итә тора торган, иң мөһиме ул ялыктырмаска, караган саен карыйсы килеп торырлык булырга тиеш.
Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 18 сентябрь көнне фестиваль кысаларында “Реклама көне, креатива һәм брендинга” дигән конференция үткәрелә. Роликлар 19 сентябрьдә 20.00 сәгатьтә Әмирхан проспекты, 1б адресы буенча урнашкан йортта күрсәтеләчәк.
Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында XI Казан мөселман киносы фестивален ябу тантанасы булды. Шуңа кадәр театр каршында җәелгән кызыл келәм буйлап танылган артистлар узды. Алар арасында Дмитрий Харатьян, Дмитрий Певцов, Семен Стругачев кебек илкүләм танылган шәхесләр дә бар иде.
Фестивальның ябылу тантанасы "Әллүки" композициясе белән ачылып китте. Быел кинофорумның конкурс программасында 25 ил: Алжир, Әфганстан, Бангладеш, Бәһрәйн, Германия, Мисыр, Һиндстан, Иран, Гыйрак, Италия, Төркия, Франция, Канада, Мексика, Норвегия, Польша, Португалия, Әзербайҗан, Кыргызстан, Таҗикстан, Эстония һ.б. илләрдән 51 фильм катнашты. Форумга дөньяның 53 иленнән 700дән артык заявка килгән булган. Фестивальның конкурс һәм параллель программалары Казанның 7 мәйданчыгында барды. Тамашачылар кинокартиналарны "Родина", "Мир", "Киномакс" кинотеатрларында, Казан Кремлендә, ТР Халыклар дуслыгы йортында, "Угол" иҗат лабораториясендә тамаша кыла алды. Фестиваль кысаларында, фильмнарны 12 меңнән артык кеше караган. Кинокартиналарга режиссер Владимир Меньшов рәислегендәге жюри бәя бирде. Шулай ук, Эльер Ишмөхәммәтов (Үзбәкстан), Рәшит Ногманов (Казакъстан), актриса Мирдза Мартинсоне (Латвия), Илдар Ягафаров (Татарстан) да конкурс программасында катнашучы фильмнар арасында җиңүчене билгеләде.
Фестивальда "Кыска метражлы уен фильмы" номинациясендә җиңүчене режиссер һәм жюри әгъзасы Рәшит Ногманов атады. Конкурска сайлап алынган иң яхшы фильмнар арасында бу номинациядә Салават Юзеев төшергән"Ишекне япты да чыгып китте" ("Хлопнул дверью и ушел") кинокартинасына тиңнәр табылмады. Әлеге фильм тагын бер җиңүне "Иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә китерде. Бүләк Илдус Габдрахмановка тәтеде. "Кыска метражлы уен булмаган фильм" номинациясендә җиңүчене Илдар Ягафаров бүләкләде. Әлеге номинациядә иң яхшысы дип "Василий Ерошенко. Дорога к солнцу" (Россия) кинокартинасы табылды. "Иң яхшы уенлы кыска метражлы фильм" номинациясендә "Война непрощенных" (Россия) фильмы бүләкләнде.
Фестиваль ябылу тантанасына килгән һәм тамашачыларга "Особенности национальной охоты" фильмы аша яхшы таныш Семен Стругачев Казанда беренче генә булмавын, әмма моңа кадәр кала белән танышырга өлгермәвен ассызыклады. "Мин үзем өчен яңа, мәдәнияте ягыннан Санкт-Петербургны да уздырган шәһәр ачтым" , - диде ул һәм фестивальгә озын гомер теләп, җыр башкарды. "Иң яхшы анимацион фильм" номинациясендә җиңгән "Мин бала булган чакта..." (Иран) мультфильмы бүләген дә ул тапшырды.
"Яшь Россия" ("Россия молодая") номинациясендә җиңүче "Уйлаганнан якынрак" ("Ближе чем кажется") киноальманахы режиссерлык төркеменә бүләкне режиссер һәм продюсер Алексей Барыкин тапшырды. "ТӨРКСОЙ" оешмасының махсус бүләген ТР Мәдәният министрлыгының әлеге оешмадагы вәкиле Лилия Саттарова җиткерде. "Иҗади кушылу, бер-береңне илһамландыру безнең фестивальгә һәрвакыт хас булачак", - диде ул. Бүләккә исә "Рудольф Нуриев. Рудик" фильмы лаек булды. Аны Татарстан режиссеры Фәрит Дәүләтшин төшергән.
Кичә "Родина" кинотеатрында киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителеп, тамашачылар арасында зур кызыксыну уяткан Габдрахман Әпсәламовның "Ак чәчәкләр" романына нигезләнеп төшергән шул исемдәге фильм да бүләксез калмады. "Татар әдәбияты классикасын экранлаштыруда өлеш керткән өчен" бүләген ТР парламентының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев кулларыннан "Яңа гасыр" ТРКсы генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова кабул итеп алды. "Ниһаять, безнең урамга да бәйрәм килде. Татарның дөньясы түгәрәк, әмма аның бер китеге бар иде. Ниһаять, тамашачының күңелен яулый алырлык фильмнар төшерелә башлады", - диде Р. Вәлиев.
Фестиваль жюриеның махсус бүләгенә Таҗикстанның "Белый воробушек" фильмы һәм Башкортстанның "Ни пуха, ни пера!" анимацион мультфильмы лаек дип табылды. Казан мэры Илсур Метшин бүләге исә, "Мәхәббәт билгесе астында. Композитор София Гобәйдуллина Казанда" кинокартинасы авторларына бирелде. "Иң яхшы оператор эше" номинациясе дипломы Һиндстанга китте: номинациядә "Имена неизвестны" кинокартинасы җиңде. "Побег из Москвабада" фильмында төшкән Мария Машкова "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә җиңүче дип табылды. "Уен киносының иң яхшы сценарие" номинациясендә "Лицо в пепле" (Гыйрак) һәм "Учитель" (Таҗикстан) кинокартиналары сценарийларына, жюри фикеренчә, фестивальда тиңнәр булмады. "Иң яхшы режиссер" номинациясендә Ираннан "Без границ" фильмы режиссеры Әмирхөсәен Әзһәри җиңеп чыкты. Аңа бүләкне ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин тапшырды, һәм оештыручыларга, әлеге фестивальне беренче тапкыр уздырган элек Мәдәният министрлыгы башлыгы булган Зилә Вәлиевага, фильмнарны конкурс өчен сайлап алучыларга, форумның жюри әгъзаларына, тамашачыларга рәхмәт белдерде.
Фестивальнең төп призы быел Кыргызстанга китте. "Иң яхшы уен фильмы" номинациясендә "Курманжан Датка" ("Королева гор") картинасы җиңде. Бүләкне жюри рәисе Владимир Меньшов тапшырды.
ТР парламенты рәисе урынбасары Римма Ратникова тамаша залында утыручыларны бу бәйрәм белән котлады һәм республика җитәкчелеге исеменнән сәламләде. "Бу фестивальгә мөселман дөньясында ихтыяҗ бар, һәм ислам мәдәнияте белән кызыксынучылар аны ярата, ул безнең традициягә әйләнде. Ул кешеләргә бер-берсен аңларга, тынычлыкта яшәргә ярдәм итәр дип ышанам. Фильмнарның сыйфаты, катнашучылар географиясе белән, мөнбәребез тагын да югарырак күтәрелде. Безнең фильмнар да фестивальдә катнашып кына калмады, бүләкләр дә яулады, - диде ул. - Бу фестивальгә тагын да зуррак биеклекләр насыйп булсын". Римма Ратникова ТР Президентының махсус бүләген тапшырды. Аңа Мисыр, Франция, Норвегиянең уртак җимеше - "Узганнар кайтыр" ("Прошлое вернется") фильмы лаек булды.
Тантана танылган артистларның чыгышлары белән үрелеп барды. Мәдәни чараны тамаша кылучылар каршында артист Дмитрий Певцов җыр башкарды. Фестивальне ябу тантанасын алып барган Дмитрий Харатьян да җыр бүләк итте.
"Казан Кремле" музей-тыюлыгы Татарстан Республикасының Милли музееның 120-еллыгына багышланган "Күпмәдәниятлы дөньяда музейларның максаты" Халыкара музей форумы оештыручысы буларак чыгыш ясый.
9 сентябрьдә биредә экспозициядә заманча технологияләрне куллану турында фикер алышачаклар. "Мәгълүмати-коммуникация технологияләр үсешендә музейларның: тигезләнеш кырлары" секция эшендә Россиянең әйдәп баручы музей хезмәткәрләр вәкилләре, китапханә хезмәткәрләре, белем бирү һәм фәнни оешма вәкилләре, идарә органнары җитәкчеләре, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшчәнлек алып бара торган компания җитәкчеләре катнашачак.
Аксубай туган якны өйрәнү музеенда районның 2015 елда төшерелгән яңа картасы пәйда булды, дип хәбәр итә Аксубай җирле газетасы.
Бу картаны якташларына “Җир“ Республика кадастр үзәге“ ААҖ генераль директоры Нәҗип Бакиров тәкъдим итте. Анда барлык торак пунктлар, юллар, яшәү чыганаклары системасы, урманнар, сулыклар, шулай ук район объектлары һәм предприятиеләре күрсәтелгән. Карта – музейга килүчеләргә районның бүгенге яшәеше белән танышуда җитди материал булып тора.
XI Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылуына санаулы көннәр калды. Казан халкы һәм Татарстан Республикасының кунаклары өчен фестиваль көннәре чын кино бәйрәме булырга тиеш. Атна дәвамында конкурс һәм конкурстан тыш булган күрсәтмәләр берьюлы берничә шәһәр кинотеатрларда барачак. Фестивальның ачылу һәм ябылу тантаналары Г.Камал исемендәге театрда узачак, тиешенчә 5 һәм 11 сентябрьдә.
3 нче сентябрьдан 7 нче сентябрьга кадәр 2015 нче елның Татарстан Республикасына реклама-мәгълүмати туркысаларында Казахстан Республикасының туроператор вәкилләре килделәр.
Визит вакытында Казахстанның турбизнес вәкилләре Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләре белән танышалар. Туроператорлар Казан Кремленә барачаклар, алар өчен Бауман урамы буенча җәяүле экскурсия оештырылачак. Шулай ук Казахстан вәкилләре төп туристик объектларын һәм истәлекле урыннарны күрә алачаклар.
Ял көннәрендә Казахстан туроператорларына Свияжск утрау шәһәрчегенә һәм Бөек Болгар шәһәренә күчмә экскурсия оештырылачак.