21 майда Болгарда Изге Болгар җыены узачак, бу тантаналы чара Рәсми ислам диненең кабул ителүенә багышлана. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хабәр итүенчә бу чарага махсус автобус рейслары каралган.
19нчы майда Соцбыт Казан музеенда пионерия көненә багышланган күргәзмә ачылачак. Музейда бу яшьләр оешмасының сирәк фактларын ачачаклар, төп пионер атрибутларының килеп чыгышы, неформаль йолар һәм ритуаллар турында сөйләячәкләр. Музейның пресс-службасы хәбәр итүенчә, теләүчеләр«Пионер», «Костер», «Вожатый» журналларын укый алачак һәм «Пионерская правда» легендар газета номерларын кулга тотып карап булачак. Пионер хәрәкәтенең катнашучылары күргәзмәнең мактаулы кунаклары булачак.
Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты эшчәнләре, Биектау участок урманчылыгында, Щербаково поселогы янындагы Пригородный урманчылыгында, 14нче майда үткән Бөтенрусия урам утырту көннендә катнаштылар. Бу традицион республика акциясе. Бөтенрусия урман утырту көне Русиядә 2011нче елданурман хуҗалыгы Федераль агентство инициативасы буенча үткәрелә. Акциядә 40тан артык регион катнаша.
13 нче май, җомга көнне, "Хирург Разумовский" теплоходында туристик агентлыклар вәкилләре өчен преднавигацион җыелышы узачак. Әлеге чараның оештыручылар итеп елга круизының иң эре туроператорлары чыгыш ясады.
«Татаркино» «Киносреда» исемле урам кинокүрсәтүләрен оештырган. Василий Аксенов скверының мәйданчыгында 18нче майдан башлап җәй буйлап һәр чәршәмбе көнне кинокүрсәтүләр булачак. Урам кинотеатры заманча һәм культ русия фильмнары, татарстан эшләрен, фестиваль ачышларынһәм документальфильмнар әзерләгән. «Киносреда» 27 августта, в день всероссийского праздника «Ночь кино» бөтенрусия бәйрәм көнендә тәмамланаячак.
Май бәйрәмнәре көннәрендә Казан шәһәрендә кунакханәләр йөкләнеше уртача 90 процент тәшкил иткән. Иң югары күрсәткечләр 1-3 май көнне һәм 6-8 май чорында иде. Иң популяр һәм еш йөри торган ял итү һәм туризм урыны белән төп туристик үзәкләре: Казан Кремле, Зөя утрау-шәһәрчеге, Бөек Болгар, Алабуга шәһәре булдылар. Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында экскурсия белән 14 263 турист булды.
Бүген Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә XXIX Р.Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале ачыла. Традиция буенча, фестивальгә билетлар санаулы көннәрдә сатылып бетте. Фестиваль Ц. Пуни һәм Р. Дриго музыкасына "Эсмеральда" классик романтик балет премьерасы белән ачыла. "Эсмеральда" балыты бүген һәм иртәгә күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты конкурс үткәрү буенча кадрлар резервына кертү буенча дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча Татарстан Республикасы һәм үстерү бүлеге дәүләт программаларын гамәлгә ашыру (алып баручы бер төркем вазыйфалары) һәм бухгалтерлык исәбе һәм дәүләт заказы бүлегенә (өлкән төркем вазыйфалары) конкурс комиссиясе утырышы узды
9 майда Татарстан Республикасы туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Болгарда тантаналы чараларда катнашты. “Үлемсез полк” акциясенда катнашучылар 200 кешедән артык Бөек Ватан сугышы ветеранлары портретлары белән уздылар.
Казан май бәйрәмләренәял өчен популяр шәһәрләренең беренче өчлегенә керде. Бу рейтингны Travel.ru аналитиклары 1 – 10 май көнләренә кунакханә алуга карап корылган.
Уртача ил буенча ялда кунакханә өчен көндәлек 3.300 сум тотылган, бу узган елга караганда 10%ка күберәк һәм чит илләргә караганда 2 тапкыр түбәнерәк – дип әйтеп узды Яков Садчиков