Бүген Зөя утравында Ватан сугышы музее ачылды. Ачылышта Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе һәм Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды” коммерциячел булмаган оешмасының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Василь Шайхразиев, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды” коммерциячел булмаган оешмасының башкарма мөдире Татьяна Ларионова ёщм башкалар катнаштылар.
Бүген "Гранд Отель Казань" кунакханәсендә I Бөтенрәсәй туристик волонтерлар i.Pro форумының рәсми ачылышы узды. Форумга Рәсәйнең 27 регионыннан катнашучылар бергә җыелды. Алар барлык көннәрдә үзара тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар.
6 майда 17:00 сагәттә Манеж залында «Кремль кичәләре» проекты кысаларында музыкаль-поэтик программа узачак.
Һәр килгән кунакка бүләккә Геогрий лентасы биреләчәк. Программада Бөек ватан сугышына багышланган чыгышлар булачак.
Татарстан Республикасы туристлык буенча дәүләт комитеты 7 “Чыганакларга сәяхәт” республика конкурсына гаризалар кабул итә. Конкурста югары, утра белем бирү, эшләүче яшләр һәм яшләр оешмалары вәкилләре катнаша ала. Проектлар конкрет туризм, туристик мәркәз, туристик объект, я республиканың туристик продуктын үстерү белән бәйле булырга тиеш.
2016 елның 8 июнь көне бөтендөнья күргәзмәләр көне булып игълан ителде. Төп максат күргәзмәләргә кызыксынуны арттыру. Бу идея 29 милли күргәзмәләр ассоцияциләрнең хушына китте.
30 апрелдәфин туристлары (24 кунак) Казанда килде. Кунаклар Татарстанга оештырылып килгән туристларның беренчеләре һәм Татарстанда 5 майга кадәр булачаклар. Барысы бергә ел дәвамында тагын 9 группа көтелә.
1 һәм 2 майда ‘KAZAN’ театраль фольклор тамашаның премьерасы “Туган авылым” комплексында узды. Барлык билетлар алдан сатылып бетте һәм 2 көндә милли тамашаны 400 дән артык кеше карады. Проект Татарстанда беренче тапкыр корылды һәм республика кунакларына үнәтелә. Проект Татарстан Республикасы туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә үткәрелә. Тамашаны 1 октябргә кадәр 18:00 һәм 20:30да “Туган авылым” комплексында карап була.
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетының рәис урынбасары Екатерина Барабанова бүген Czech Airlines Чехия авиакомпаниясе Казаннан Прагага турыдан-туры яңа рейслар ачуга багышланган брифингта катнашты. Брифингта катнашкан спикерлар арасыннан шулай ук Россия Федерациясенең Чехия Республикасы гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Владимир Ремек, "Чехия Аэролинии" Россиядә һәм БДБ төбәк вәкиллеге директоры Йиржи Свобода, Идарәсе башлыгы транспорт Министрлыгы, Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алексей Сидоров һәм ААҖ "Казан" Халыкара аэропорт”ның стратегик үсеш буенча директоры Вероника Акташева чыгыш ясады.
Бүген “Релита” отелендә Алматы шәһәренең туризм һәм элемтә Идарәсеннән Алматы һәм Казахстанның туристик мөмкинлекләрен презентациясе булды.Чараны ТР туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисенең урынбасары Екатерина Барабанова ачты.Үзенең чыгышында ул Казахстан белән эшчәнлек безнең өчен бик мөхим юнәлеш,чөнки ул илнең бөтен ресурслары,бикрәк тә табигый, туризм үстерү өчен бар дип азсызыклады һәм унышлы эшчәнлек теләде.