Соцбыт Казан музеенда пионерия көненә багышланган күргәзмә ачылачак

2016 елның 17 мае, сишәмбе

19нчы майда Соцбыт Казан музеенда пионерия көненә багышланган күргәзмә ачылачак. Музейда бу яшьләр оешмасының сирәк фактларын ачачаклар, төп пионер атрибутларының килеп чыгышы, неформаль йолар һәм ритуаллар турында сөйләячәкләр. Музейның пресс-службасы хәбәр итүенчә, теләүчеләр«Пионер», «Костер», «Вожатый» журналларын укый алачак һәм «Пионерская правда» легендар газета номерларын кулга тотып карап булачак. Пионер хәрәкәтенең катнашучылары күргәзмәнең мактаулы кунаклары булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International