“Борис Полевой “дип исемләнгән турист теплоходы иртәгә Казаннан Болгар портына кузгалачак. Болгар музееның директор урынбасары әйтүе буенча, әлеге теплоход “Возрождение” фонды ярдәме белән башкарылган зур эшләрдән соң беренче булып елга вокзалына килеп туктаячак. Шуны да әйтеп узырга кирәк, елга вокзалы бинасы Болгар Музей цивилизациясе бинасында урнашкан.
5 июнь көнне Казан Арена стадионында – «Юркин Парк Трэвел» дип аталган Динозаврлар Паркы ачыла. Монда тамашачыларны 150 тере кәлтә көтәчәк. Бу парк динозаврлар яши торган Рәсәйдә ин зур парк булачак, анын территориясе 6 гектар булып чутлана. Паркта 150 динозавр яшәячәк, шулай ук тамашачыларга 25 аттракөион тәкъдим ителәчәк.
Travel.ru туристик порталы җәй ялларына балалар белән ял итү өчен иң популяр юнәлешләрне билгеләде. Рейтинг балалар белән ял итү өчен 1 июнь – 31 август араларында балалар белән ял итү өчен үзлектән ясалган бронированиеларга карап корылган.
Татарстан Республикасы туристлык буенча дәүдәт комитеты Бюро путешествий “Казань-Алена” ширкәтен котлый. “Бик тәмле – очень вкусно” проекты 3нче Ботенрәсәй туристик видеолар “Диво России” фестиваль-конкурсының финалында җиңде. Финал Мәскәүдә 24 майда узды. Бу конкурста 21 регионнан 26 проект катнашты.
Хәзер Болгарга кунаклар круиз караблары белән сәяхәт итеп туктый алачаклар! 18 майда озак көтелгән караб тукталышы тапшырылды.
«Корстон»да Бөтенрәсәй Здравница-2016 форумы ачылышы узды. Форум 22-24 майда уза. Форум ачылышында һәм пленар утырышта Ростуризм федераль туристлык агентлыгы җитәкчесе Олег Сафонов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Ильдар Халиков, Татарстан Республикасы туристлык буенча дәүдәт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башка рәсми вәкилләр катнашты.
23 майда туристик ширкәтләр өчен махсус реклам туры уздырылда. Татарстан Республикасы туристлык буенча дәүдәт комитеты һәм Татфлот оештырган чара суда туристлар өчен булган мөмкинлекләрне күрсәтү өчен үткәрелде.
Татарстан Республикасы туристлык буенча дәүдәт комитеты рәисе Сергей Иванов “Рәсәй Федерациясендә Хәләл туризм үсеше” сессиясендә чыгыш ясады. Ул чыгышында хәләл туризмының үсеше хакында әйтеп узды һәм монөң өчен кунакханәләрнең һәм ресторанларның “Халяль-Френдли” проектына кушылуын аңлатты.
ТР туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе урынбасары Екатерина Барабанова "Вежливый Крым" Халыкаратуристик форумында катнаша. Форум 17-21нче майда Ялта шәһәрендә үтә. Форум "Интурист" Милли туристик компания Крым Республикасының Дәүләт советы һәм туризм буенча Федераль агентлыгы ярдәмендә үткәрелә. Бүген Екатерина Барабанова Воркшоп катнашучысы булды. Шуның барышындабөтен Россиядән 500 компания Татарстан Республикасы турында реклама-информацион материаллар алдылар һәм тулырак туристик маршрутлар турында белә алдылар.
1500 кеше! 22- 24 майдаГРК «Корстон-Казань»да үтәчәк "Здравница-2016" Бөтенрусия форумы шуның кадәрсанатор-курорт базарының профессионалларын һәм кызыкланучыларын җыячак. 15 еллык тарихлы форум ел саен Русия һәм чит илләр кунакларын кызыктыра. 62 стенд Ватаныбызның байлыклары һәм Русия ял итү һәм дәвалану өчен нинди мөмкинлекләретурында тулы сөйли алачак. 350 күргәзмәдә катнашучылары 3 көн дәвамында үзләренең серләре белән уртаклашачак һәм күргәзмәгә килүчеләргә аларга кирәк тур сайлап алырга булышачак. Беренче тапкыр "Школа юного курортолога"эшләячәк. Күргәзмәдә диагностик, дәвалау һәм ярдәм итү, рефлексотерапия, санаторийлар тулыландыру сфераларындагы һәм башка күп кенә сонгы казанышлар турында белеп булачак. Конкурсның төрле номинациясендә җиңүчеләре "Здравница-2016" Бөтенрусия форумының “Алтын” һәм “Көмеш” Медальләре, Дипломнар һәм Махсус бүләкләр белән бүләкләнәчәкләр.